Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Авангард”ка каршы тору авыр

Иске Кадида хоккейны электән яраталар. Кыш җитү белән, күмәк көч белән, биредә боз мәйданчыгы ясап, авыл малайлары көне - төне алка куалар. Ә инде Чирмешәндә боз сарае ачылгач, кадилылар хоккей белән тагын да җитди шөгыльләнә башладылар. Иске Кадиның үз "Авангард" хоккей командасы оешты. Авылда спортның үсеш алуында "Кади" җәмгыяте рәисе...

Иске Кадида хоккейны электән яраталар. Кыш җитү белән, күмәк көч белән, биредә боз мәйданчыгы ясап, авыл малайлары көне - төне алка куалар. Ә инде Чирмешәндә боз сарае ачылгач, кадилылар хоккей белән тагын да җитди шөгыльләнә башладылар.


Иске Кадиның үз "Авангард" хоккей командасы оешты. Авылда спортның үсеш алуында "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камаловның өлеше бик зур. Ул яшь хоккейчыларны махсус спорт киемнәре белән тәэмин итте.

Балаларны "Юбилейный" боз сараена күнегүләргә йөртү өчен автобус та сатып алган. Бүген "Авангард"ка Утыз Имән һәм Түбән Кәминкә авылларыннан да егетләр кушылган. Алар атнага биш көн район үзәгенә килеп шөгыльләнәләр.

"Мин, форсаттан файдаланып, боз сарае коллективына рәхмәтемне белдерәм,- ди "Авангард" хоккей командасы тренеры Рәдис Камалов. - Безгә аерым чишенү бүлмәсе бүлеп бирделәр. Уенчыларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, озатып калалар".

Даими шөгыльләнүнең нәтиҗәләре дә бар. "Авангард" уенчыларының осталыгы арта бара, алар район, районара ярышларда үзләрен уңай яктан күрсәтәләр, призлы урыннарга да чыктылар. "Чистай районы башлыгы кубогына үткәрелгән ярышларда без беренче урынны алдык, - ди команданың капитаны Равил Гыймранов. - Нурлатта узган "Яз кубогы" турнирында икенче булдык. Кукмарада иптәшләрчә очрашуда Аксубай, Алексеевск, Балык бистәсе районнары командаларын җиңеп, беренче урынга лаек булдык. Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" командасы белән узган соңгы уеннарда өч тапкыр рәттән җиңүгә ирештек".

Кади егетләренең һәр көне минутына кадәр язып куелган. Әмма алар зарланмыйлар, рәхәтләнеп көн саен күнегүләргә ашыгалар.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев