Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

1 Май бәйрәме алдыннан Чирмешәнгә 9 районнан боксчылар килде

Бокс буенча Чирмешәндә узган республика турнирында 83 яшь боксчы арасында безнең якташларыбыз 19 призлы урынга лаек булдылар. Вера Мадикованың, әйтик, җиңүче кубоклары саны хәзер дүрткә җиткән.

Турнирның медицина ярдәме буенча баш хөкемдар урынбасары  Елена Кобылина бу көнне Казан боксчылары өчен дә җан атты. Баксаң, аның улы, кайчандыр үзе дә безнең район командасы  өчен рингта көч сынашкан  Александр Казаннан боксчылар алып кайткан. Александр Александрович  Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә укый һәм тренер булып эшли икән.

- Шулай итеп, улым командасына да, үзебезнең егетләргә, кызларга да көч биреп утырам, - ди Елена Александровна. – Рингта  борын канату,  аяк-кул тартылу очраклары булды, әмма яшь спортчылар арасында авыртудан елаучылар юк, алар җиңелү ачысын авыр кичерә.   

Әлеге бәйге Космонавтика көненә һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланган иде. Район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Чирмешән” универсаль спорт залында оештырылган турнирда ун команда вәкилләре көч сынашты. Яшь спортчылар: малайлар, яшүсмерләр - Әлкидән, Бөгелмәдән, Нурлаттан, Азнакайдан, Лениногорскидан, Сарманнан, Яр Чаллыдан, Кама Аланыннан, Казаннан.

Әлкидән - Базарлы Матактан Сөләйман Ситдыйков ярышка 7 кешелек команда алып килгән.

- Беренче генә килүебез түгел, чирмешәнлеләр безне һәрвакыт яхшы каршы ала. Намаздагы кеше мин, монда хәләл кафе булу да ошый, - ди тренер-эшмәкәр.

- Шәкертләрегез  йодрыкларын начар юлда кулланмыймы?

- Андый хәлнең булганы юк. Без бит тренерлар гына түгел, тәрбиячеләр дә. Бокс үз-үзеңне саклау, көчсезләрне яклау өчен кирәк дип өйрәтәбез. Максатыбыз -  лаеклы, акыллы, көчле егетләр, кызлар тәрбияләү, - ди ул.

- Безнең район командасы ярышларда ничегрәк?

- Остара баралар, алай булмаса, җиңмәсләр иде, - дип безнекеләрне дә мактап алды кунак.

Турнирда иң зур составлы команда хуҗаларныкы – 21 яшь спортчы - Чирмешән районыннан. “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Емельянов шәкертләре:  Анастасия Емельянова, Вера Мадикова, Павел Еферов, Семен Петров, Сергей Макаров; Андрей Черновныкылар: Елисей Кузнецов һәм Матвей Кузнецов беренче урыннарга чыгып, кубок, медаль, диплом белән бүләкләнделәр.

Ивашкино мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вера Мадикованың хәзер  бокс буенча барлыгы дүрт җиңүче кубогы булды.  Волейбол, чаңгы  спорты буенча уңышлары бар.

- Вера, кызларга бокс килешеп бетәме ул?

- Белмим, миңа ошый. Безнең гаиләдә мин, абыем, энем бокс белән шөгыльләнәбез.

 

- Күнегүләргә атнасына өч тапкыр килеп, икешәр сәгать шөгыльләнәбез, - дип сүзгә кушылды Вераның авылдашы,  10 яшьлек Павел Еферов.

Чирмешән командасыннан бу турнирда тагын  Георгий Долгов, Ярослав Апалаев, Михаил Антонов, Артем Емельянов, Кирилл Прокопьев, Илья Еферов, Вадим Никонов, Богдан  Еферов, Богдан Тихонов, Павел Мадиков,  Раил Фәртдинов, Руслан Магданов, Кәрим Минапов икенче, өченче урын ияләре булдылар.

Бәйге өч көн дәвам итеп, финал очрашулары 29 апрельдә, шимбә көнне узды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев