Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Яз көне аяк киемен ничек сакларга?

Яз көне аяк киеменә юлдагы катнашмалардан шактый зыян килә. Табигый күннән тегелгән аяк киеме өчен махсус спрей алып сиптерергә кирәк, җитен мае, дуңгыз мае да сөртергә була, тозы гына булмасын.

Күн аяк киемен фланель тукыма, кәгазь белән киптерергә була, тик фен кулланырга, батарея янына куярга ярамый.

Замша аяк киеменә дә пычрактан саклый торган спрей кирәк. Замшаны юеш килеш чистартырга ярамый. Башта кипсен, аннары коры щетка белән чистартыгыз. Бик пычранса, нашатырь эремәсе әзерләгез. Моның өчен биш өлеш суга бер өлеш нашатырь салырга кирәк. Аннары аяк киемен 1 литр суга 1 чәй кашыгы аш серкәсе салынган эремә белән сөртеп алыгыз.

Ясалма күннән тегелгән аяк киеменә дә суда чылатмый торган махсус спрей кирәк. Поролон губкага силикон май салып, шуның белән чистартсаң, мондый аяк киеме озаграк саклана, диелә хәбәрдә.

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X