Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Хатын-кызларга файдалы киңәшләр

Яшелчәләр пешергәндә ике кагыйдәне онытмагыз. Җир өстендә үскән яшелчәләр кайнар суга салына. Җир астында үскәннәре салкын суга салып пешерелә.

Кәбестә пешерә башласаң, өйгә ис чыга. Кәбестә өстенә бер шакмак шикәр куеп карагыз әле, ис чыкмаячак.

Өйдә баскан токмачлы аш пешергәндә, токмач салгач шулпа тоныклана. Шулпа үтә күренмәле булсын дисәгез, токмачны бер минутка гына кайнар суга салып алып, тишекле чүмечтә саркытыгыз, аннары гына шулпага кушыгыз.

Дөге пешергәндә 1 чәй кашыгы гына лимон суты өстәгез. Дөгегез ап-ак һәм таралып тора торган булып пешәчәк.

Базардан яки кибеттән сатып алган сельдь балыгыгыз артык тозлы булса, төнгә аны сөткә салып тотыгыз. Артык тозы сөткә чыгып бетәчәк.

Сырниклар пешерергә булсагыз, эремчекне полиэтилен пакетка салыгыз да, уклау белән тәгәрәтеп җәегез. Иләктән чыгарганчы, болай эшләве күпкә җайлырак. Бодай урынына дөге оны куллансаң, сырниклар аеруча йомшак килеп чыга.

Балык кыздырырга уйласагыз, кәгазь салфетка белән яхшылап корытыгыз. Шулай эшләсәң, балык таралмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев