Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Тузганак кайнатмасы рецепты

Тузганак кайнатмасы А, С, Е, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, тимергә бай. Ул көч кертә, матдәләр алмашын яхшырта, аппетитны җайга сала, буыннарны ныгыта, токсиннарны чыгара, җиңелчә эчне йомшарту, үт суын куу үзлегенә ия.

Чиста, матур урыннардан 300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз.  Бер тәүлектән соң чәчәкләрне сыгып алып, 0,5 литр эссе суга салырга һәм 15-20 минут кайнатып алырга кирәк.  Шуңа 1 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы өстәп бутарга, 1-2 лимонны ваклап салырга. Лимонны кабыгы белән салсагыз да була.

Катнашманы 5-7 минут кайнатабыз. Ул бал сыман сары төскә керергә тиеш.  Шуннан соң уттан алып суытабыз, сөзәбез. Сыек кайнатманы утка куеп, тагын 1-2 минут кайнатып алабыз.

Суынганнан соң кайнатма әзер була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев