Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Табага тоз бөртеге сибегез...

Ни өчен дисезме?

  • Чистартылган майны кулланыр алдыннан я фильтр аша үткәрергә, я чайкалдырмыйча гына башка савытка агызырга кирәк.
  • Мал эченнән алынган май (сыер һәм дуңгыз мае) ит яисә кош-корт кыздыру өчен яхшы санала.
  • Мал маена үсемлек мае кушып ясалган катнашма балык, яшелчә һәм камыр ашларын бик уңдыра.
  • Акмай ризык кыздыру өчен бармый, чөнки ул бик тиз яна һәм төтенли башлый.
  • Әзер ризыкны җылыту өчен май кулланмасаң да була. Аның урынына әзер шулпа, кайнаган су, сөт, яшелчә пешкән су салырга мөмкин. Мәсәлән, төйгән бәрәңгегә — 1-2 аш кашыгы кайнар сөт, соуска —шулкадәр үк шулпа, томалап пешерелгән яшелчәгә аз гына су өстәргә була.
  • Кайнап утырган май газ өстен чәчрәп пычратмасын, дисәгез, табага берничә тоз бөртеге сибегез, ә казандагы майга утка куяр алдыннан кечкенә икмәк кисәге салыгыз.
  • Кичтән пешерелгән ризыкны, ул салкында сакланган булуына карамастан, яңадан кайнатып, яки кыздырып алырга кирәк.
  • Акмай кушып әзерләнгән соусны, ашны һәм измәне кайнатып чыгарырга киңәш ителми.
  • Коры горчицага су урынына сөт кушып бутасаң, ул яхшы саклана, тиз кипми.
  • Бал салынган банкада кашык яисә пычак калдырырга ярамый. Балда металлга тигәндә юкка чыга торган кислоталар бар.
  • Чүпрәне стаканның яртысына кадәр тыгыз итеп тутырып, су салынган тәлинкәгә каплап куйсаң, ул озак сакланачак.

чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев