Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Помидорны кышка кадәр ничек сакларга?

7 төрле ысул тәкъдим итәбез.

Тартмада саклау. Үсеп беткән яшел яисә ак помидорларны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга кирәк. Кызыл һәм көрән помидорларны бу ысул белән саклап булмаячак. Тартма биек булмаска тиеш. Аның төбенә калын ак кәгазь җәяргә кирәк. Кәгазь өстенә торф яисә нарат пычкы чүбе җәегез – аларда табигый антисептиклар бар, шулар помидорларга черергә ирек бирмәс.

Помидорларның һәрберсен аракы белән ышкып алырга киңәш ителә, шулай итеп, алардагы бактерияләрне юк итәбез.

Торф яки пычкы чүбе өстенә помидорларны тезәргә кирәк. Аларның сабакка тоташкан өлеше өстә калырга тиеш. Бер кат помидор – бер кат торф яки пычкы чүбе куеп чыгарга кирәк. Шул рәвешле 3 тапкыр җәяргә була. Шуннан соң тартмага рәшәткә ябалар.

Банкаларда саклау өчен 1 литрлы банкалар яхшы. Помидорлар эре булмасын, алар банка авызына сыярга тиеш. Банкалар стерильләштерелгән булырга тиеш. Банка төбенә 100 грамм горчица порошогы сибәләр, өстенә пергамент кәгазе җәяләр. Шуннан соң банкага юылган коры помидорларны тезеп, өстен тимер капкач белән тыгызлап каплыйлар.

Әрҗәләрдә. Агач әрҗәләр кирәк булыр. Газетаны аракы яки спирт белән сөртергә, киптерергә һәм шуңа помидорларны һәрберсен аерым төрергә кирәк. Шуннан соң әрҗәләргә тутырып куясыз.

Парафинда. Зур булмаган кәстрүльгә парафин шәм салып, аны эретегез. Шуннан соң кайнар парафинга бер секундка помидорны салыгыз һәм, парафин каткач, тартмага салып куегыз.

Суган һәм сарымсак арасында. Алар бактерияләргә каршы фитонцидлар чыгара. Өлгереп җитмәгән помидорларны бергә бер исәбенә суган белән катнаштырып саклагыз.

«Горчица белән саклап карадым, тәмле булмый», – дип яза бер ысулны сынап караучы.

«Яшел помидорларны салкын урында саклаган очракта алар озак кызара, һәм бакчада үскән помидор белән озаграк сыйлана аласыз дигән сүз», – дип, иң гади ысулны тәкъдим итүче дә бар.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев