Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Пицца пешерә беләсезме?

Әллә кибеттән әзерне генә аласызмы? Нинди камыр пицца өчен иң яхшысы?

   Пицца пешереп карамаган хуҗабикә бармы икән? Юктыр, билләһи! Килеп чыгамы ул, чыкмыймы, дөрес эшлиме, юкмы – һәрбер хатын-кыз үз гомерендә бер мәртәбә булса да пицца пешереп карый.

    Менә күптән түгел генә безгә шушындый кызыклы  пицца рецептын тәкъдим иттеләр. Пешереп карыйк та, әйтик әле – тәмле буламы, юкмы? 15 минутта әзер була дип ышандырдылар.

   Суда эшләнә торган  чүпрәсез камыр: йомырка һәм сөт салынмый.Ингредиентлары: 500 г он, 200 мл салкын су, 5 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы прован үләннәре.

   Мондый камырдан пицца юка һәм  кетердәп торган килеп чыга. Онны тирән савытка салабыз, тоз һәм прован үләннәре өстибез. Зәйтүн мае салабыз һәм, камырны болгата-болгата, акрынлап су өстибез.

     Камырны шома булганчы 7-10 минут басабыз.  Пакетка салып,  суыткычта 30 минут тотабыз. Аннары камырны он сибелгән куна тактасында теләгән калынлыкка җиткәнче җәябез.

    Җаныбыз теләгән эчлекне салганнан соң пиццабызны 180 градус эсселектә духовкада 15 минут пешереп алабыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев