Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кышкы курткаларны ничек юып киптерергә?

Кышкы курткаларны юып алып куйгансыздар инде. Кер юу машинасыннан алгач, киләсе кышта та киярлеге калганмы соң? Синтепоны бер урынга җыелмаганмы?

Синтепон ике төрле – термик ысул белән тоташтырылган һәм ябыштырылган була. Ике төре дә җылылыкны әйбәт саклый. Әмма юу-чистарту ысуллары төрлечә. Ябыштырылганы юганда оешып төерләнә. Шуңа күрә мондый куртканың өске катламын сабынлы губка белән генә чистартып алырга кирәк.

Синтепоны термик ысул белән тоташтырылган кием кыйммәтрәк тора, формасын саклый. Ләкин дөрес юмаганда монысы да төерчекләнергә мөмкин. Кайбер синтетик эчлекле курткаларны, әйтик, холлофайберны, машинада сыгарга була. Ә менә синтепонны кул белән генә сыгарга кирәк. «Плечик»ка элеп киптерү ясалма җепселләренә зыян салачак. Шуңа күрә куртканы җәеп салып киптерергә кирәк.

Юганнан соң курткадагы синтепон төерчекләнсә, формасы бозыла, җылысы бетә. Киемне рәткә китерү – төерчекләнгән урыннарын тигезләү ысуллары бар.

Кул белән. Әйтергә кирәк, иң мәшәкатьле ысул. Моның өчен эчлекнең аскы өлешен сүтеп, оешкан синтепонны кул белән таратып тигезлиләр һәм, энәгә җеп саплап, берничә урыннан тегеп-беркетеп куялар. Кайбер очракларда төерләрне тукыма аша гына да таратып була.

Теннис туплары белән. Эчлеге күпереп китсен өчен куртканы теннис туплары, яки йоннан эшләнгән махсус туплар белән кабат юу да әйбәт нәтиҗә бирә. Моның өчен 3–4 туп җитә. Бу очракта «кул белән юу» режимын сайлыйлар һәм кер порошогы салмыйлар. Аннары инде җәеп киптерәләр. Кипкәндә куртканы берничә тапкыр селкиләр, төерләре калса, кул белән тигезлиләр.

Тузан каккыч белән. Куртканы кибеп бетмәгән килеш «плечик»ка элеп, барлык төймә-замогын эләктергәннән соң тузанын каккан кебек өслегенә суккалап чыгалар. Оешып торган урыннарына ныграк сугалар. Әмма тукымага зыян салмас өчен саклык белән эшләргә кирәк. Җәеп киптереп бетерәләр.

Тузан суырткыч белән. Кибеп бетмәгән куртканы тигез өслеккә җәеп, төерле урыннарын кул белән капшап барлыйлар. Тузан суырткычтан щеткасын алып, көпшәсен генә калдыралар. Уртача егәрлеккә куеп, куртка уртасыннан кырыйларына таба өрдереп чыгалар. Җәеп киптерергә куялар. Кипкәннән соң да төерләре калса, тагын шулай эшлиләр.

Үтүк белән. Бу очракта иң элек куртканың ярлыгына игътибар итәргә кирәк: пар белән эшкәртү мөмкинлеге бармы? Куртканы үтүкләү тактасына җәеп, өстенә юеш марля каплыйлар һәм «парлау» режимында үтүклиләр. Шуннан, селкеп, «плечик»ка элеп куялар.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев