Казылыкны шулай ясагыз!
Бик тәмле казылык рецебын тәкъдим итәбез.
Казылык ясар өчен 10-15 килограмм ат ите һәм тәменчә тоз кирәк. Итнең сөяксез җирен генә алабыз. Майлы өлеше 30 проценттан артык булырга тиеш түгел!
Итне 10-15 сантиметр озынлыкта, бер бармак калынлыгында турыйбыз да, һәр катламын тоз, борыч белән аралаштырып, кәстрүлгә тутырабыз. Ул өч тәүлек салкын урында торырга тиеш.
Казылык әзер булгач, аны тутырырга була. Казылык, гадәттә, ат эчәгесеннән әзерләнә. Булмаса, сыерныкы да ярый. Хәзер инде эшләү процессы җиңелрәк: казылык өчен әзер тышча сатыла.
Иттарткычның үзенең махсус җайланмасына тышчаны кидерәбез һәм иттарткычка итне салып торабыз. Казылыкны тутырып бетергәч, тышчаның ачык башын бәйләргә кирәк. Әзер казылыкны ике тәүлеккә кояшлы яки җилле урынга элеп куябыз.
Аннан соң тәмам өлгереп җитсен өчен ике ай чамасы салкынча караңгы урында тотарга кирәк. Казылык әзер булганда аның 65-70 проценты гына кала. Мәсәлән, 10 килограмм ит кулланып ясаганда, аннан 6,5-7 килограмм казылык чыга. Әзер казылыкны 4-5 ай сакларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев