Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кабактан цукаты ясагыз!

Кышкылыкка витаминнар чыганагы булачак ул!

Кабак - көзнең соңгы байлыгының берсе. Аны мөмкин кадәр күбрәк кышлыкка әзерләп куйыйк, чөнки ул организмны бик күп витаминнар белән баета ала.
Кабактан цукаты ясап булганан белә идегезме? Рецептын сезгә дә калдырабыз.

Кирәк булачак:
1 килограмм кабак,
300 грамм шикәр комы,
1/3 чәй кашыгы лимон кислотасы,
1 әфлисунның согы һәм кабыгы.
Өстенә сибү өчен шикәр пудрасы.

Кабакны турыйсыз, шикәр комы, әфлисун, лимон кислотасы салып берничә сәгать тотасыз.

Кәстрүлгә салып кайнатырга куясыз, кайнап чыккач, утта 5 минут тотасыз. Аннан сүндереп, бераз суытасыз һәм яңадан 3-5 минут кайнатып аласыз.

Сутын сөзеп, кабакны киптерергә куясыз. Без махсус киптергечтә киптердек.

Бик тәмле була. Ә согын, шулай ук, тәмләткечләр өстәп, эчегез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев