Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кабак балын ничек әзерлиләр?

Кабак сезоны, дуслар, кабактан ниләр әзерлисез?

Кабак балы турында искә төшерик әле. Ул, беренче чиратта, бавырга файдалы, артык авырлыктан яхшы, ябыктыра,
бөер һәм сидек куыгы авырулары вакытында эчәргә киңәш ителә һ.б.

Ничек әзерләргә?
Кабак балы ясау өчен кабакның бер башын кисеп, бөтен эчке йомшагын алырга. Аннары эчке уем тулганчы шикәр салырга, элек кискән башы белән капларга һәм берәр савытка утыртып куярга. Кабыгы йомшарганчы кабак тазда торырга тиеш. Шуннан соң эчендәге барлык массаны алып, банкага салырга кирәк булыр.

Кабак балы шул була инде. Аны суыткычта саклау зарур. Кабак балын теләсә кайсы вакытта һәм теләгән кадәр эчәргә мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев