Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Гөмбәле һәм каймаклы йомырка тәбәсе (рецепт)

Бу тәбәне гаиләгездә һәммәсе дә яратачак. Үзегез дә яратырсыз, чөнки "Ә!" дигәнче әзер була торган тәмле ризык ул. Нәрсәләр кирәк: 1. 300-500 грамм шампиньон гөмбәсе 2. Бераз сыр. 3. 100 грамм 10 процентлы сөт өсте. 4. 5-6 йомырка. 5. Тоз. Кызган табада (табагызны соңыннан мичкә куясы була, шуңа пластмасс тоткасыз...

Бу тәбәне гаиләгездә һәммәсе дә яратачак. Үзегез дә яратырсыз, чөнки "Ә!" дигәнче әзер була торган тәмле ризык ул.

Нәрсәләр кирәк:

1. 300-500 грамм шампиньон гөмбәсе

2. Бераз сыр.

3. 100 грамм 10 процентлы сөт өсте.

4. 5-6 йомырка.

5. Тоз.

Кызган табада (табагызны соңыннан мичкә куясы була, шуңа пластмасс тоткасыз таба кулланыгыз) эре кисәкләргә туралган гөмбәне 2-3 минут кыздырабыз.

Өстенә тоз сибәбез һәм сөт өстен салып, 2-3 минут пешерәбез (болгатырга онытмагыз).

Өстәнә йомырка сытабыз һәм сыр сибәбез дә, 200 градуслы мичкә 5-7 минутка куеп алабыз.

Табынга яшелчәләр сибеп чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Тәмле һәм тиз әзерләнә торган ризыкларның башка рецептлары монда.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65570-gөmbәle-һәm-kaymaklyi-yomyirka-tәbәse-retsept.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined