Татар халкының иң затлы һәм татлы сыйларының берсе - гөбәдияне пешерергә мине Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында яшәүче аш-су остасы Альбина апа Шәрипова өйрәтте. Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме - тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк.
Гөбәдияне...
Татар халкының иң затлы һәм татлы сыйларының берсе - гөбәдияне пешерергә мине Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында яшәүче аш-су остасы Альбина апа Шәрипова өйрәтте. Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме - тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк.
Гөбәдияне пешерер алдыннан, иң беренче эш итеп, туңдыргычтан үзем эшләгән кызыл эремчекне алып коры чүпрәккә саркытам, йөземне исә бүрттерергә эссе суга салып куям. Гөбәдияне иртән пешерергә уйласак, моны кичтән үк тә эшләргә була.
Яртышар стакан сөт белән суга 1 чәй калагы чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 4-5 аш кашыгы үсемлек мае салып гөбәдия камырына баш ясыйм.
Аннан 3 йомырканы пешерергә куям, 1,5 стакан дөгене бүрттерергә утыртам. Дөгене тозлы суда бүрттерәм. Изелгәнче үк пешермим. Йомшара башлауга ук дуршлагка алып салам. Каралмасын өчен эссе су белән чайкыйм. Ул арада зур гына кисәк ак майны (сыер мае булса тагын да яхшырак) эретергә утыртам.
15 минутлап вакыт үтүгә, ягъни, чүпрә, тоз, шикәр комы эреп бетүгә, гөбәдиянең камырын баса башлыйм. Аны мин, он куша-куша, йомшак кына итеп басам. Катнашмасында үсемлек мае да булгач, ул кулга ябышып бармый. Камыр әзер булуга, өстен каплап я булмаса полиэтилен капчыкка салып 1-2 сәгать ял иттерәм.
Астагы өлешен зуррак итеп җәям, капкачын бәләкәйрәк итәм. Аннары түбәндәге тәртип буенча ингредиентларны салып чыгам:
Башта кызыл эремчек һәм шикәр комы
Аннары дөге
Дөге өстеннән йомырка
Һәм соңыннан - йөзем. Шуларның өстенә 17 аш кашыгы эретелгән ак май сибәм.
Капкач камырны каплап, гөбәдиянең кырыйларын чемтеп чыккач, өстенә йомшарган ак май белән онны уып сибәм һәм 30-40 минутка духовкага озатам. Гөбәдияне мин артык кызу итеп пешермим, йөзе алсулана башлау белән үк духовкадан алам.
Шушы рецепт буенча эшләнгән гөбәдиянең камыры бик йомшак, ә эчлеге авызда эри торган тәмле була. Аны безнең өйдә барысы да ярата.
Минем уемча, татар халкының милли ризыкларының берсе булган гөбәдияне һәр хатын-кыз пешерә белергә, Коръән ашлары, туган көн кебек бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт өстәл түрендә торырга тиеш. Чөнки ул - гади генә ризык түгел, ә халкыбызның иң күркәм милли ашы!
Ашларыгыз тәмле булсын
Нет комментариев