Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

23 февральдә “Танк” салаты әзерләгез!

Ир-егетләр бәйрәмендә өстәлне бизәп торачак бу салат бик тәмле дә, матур да!

Безгә кирәк булачак:
Пешкән тавыкның күкрәк ите - 1;
Пешкән йомырка - 5;
Каты сыр - 200 грамм;
Консервланган кукуруз - 1 банка;
Кыяр - 1;
Майонез — 300 грамм;
Яшел суган — 50 грамм;
Укроп - 50 грамм.

Бизәр өчен: салат яфрагы, болгар борычы, кыяр, кукуруз, яшел суган, укроп.

Тавык итен, кыярны, пешкән йомырканы вак шакмаклап турап, савытка салабыз, кукуруз кушабыз (ике кашык бизәргә калдырабыз).
Сырны вак кыргычтан чыгарабыз, яшел аш тәмләткечләрне вак итеп турыйбыз һәм салатка кушабыз. Майонез салып, яхшылап бутыйбыз.
Салатны тәлинкәгә турыпочмак формасында салабыз һәм рәсемдәгечә, танк рәвешенә китереп бизибез.
Тәмле булсын! Бәйрәмегез күңелле үтсен!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев