Юл хәрәкәте рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә 24 яшьлек егет һәлак булган
Узган якшәмбе көнне Светлогорск авылы янында җиңел машина юл кырыена төшеп очкан. Ни кызганыч, анда 24 яшьлек райондашыбызның гомере өзелә.
-
Чирмешән районы юлларында иминлеккә игътибар көчәя
Быел район юлларында, елның тәүге сигез аенда, 1 кеше үлгән, 9 кеше имгәнгән. Юл һәлакәтләренең 98сендә материаль зыян килгән. 2019 елның шушы чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләр сизелерлек азайган.
-
Чирмешән районында бер атнада машина белән исерек килеш идарә иткән алты йөртүче ачыкланган
Шушы көннәрдә генә район үзәгендәге Титов урамында ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары туктаткан ВАЗ – 21099 авмобилен йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмаган.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә машина йөртүче нык имгәнгән
Югары Чегодай һәм Иске Үтәмеш авыллары арасында ВАЗ-21104 автомашинасы юл кырыена төшеп әйләнеп капланган. Аның күп санлы җәрәхәтләр алган 36 яшьлек йөртүчесенә район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелә.
-
Чирмешән районында бер пассажирдан зур штраф түләтәчәкләр
Сентябрьнең тәүге ике көнендә Чирмешән автоинспекторлары алкоголь кулланып руль артына утырган ике машина йөртүчене тоткарлаганнар. Аларның берсенең пассажирыннан да зур штраф түләтәчәкләр.
-
Чирмешән районындагы төнге фаҗига хакында иртән генә мәгълүм булган
Кичә төнлә Лашман авылы һәм “Күтәмә борылышы” арасындагы юл участогында Шевроле-Круз автомашинасы әйләнеп капланган. Ни кызганыч, аның йөртүчесе шунда ук һәлак булган
-
Иске Үтәмештән “Минск” йөртүчесен кулга алырга мөмкиннәр
Исерек килеш мотоцикл белән идарә иткән искеүтәмешлегә акча янчыгын шактый бушатырга туры киләчәк. Ул штраф өстенә штраф “эшләгән”.
-
Чирмешән районында ике машина йөртүче 30ар мең сум акча “эшләгәннәр”
Узган атна шимбәсендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән ике машина йөртүчене ачыклаганнар.
-
Чирмешән районында автобусларны тикшерәләр
Соңгы көннәрдә җәмәгать транспорты район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторларының игътибар үзәгендә. Республиканың башка районнарындагы кебек, бездә дә “Автобус” операциясе уза.
-
Чирмешән районында бер шофер автоинспекторлардан урманга кереп качмакчы булган
Август ае башында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә иткән ике машина йөртүчене тоткарлаганнар. Юл сакчыларына аларның берсен куып ук китәргә туры килгән.
-
Чирмешән автоинспекторлары юлларда балалар хәвефсезлегенә игътибарны арттырачак
20 июльдән 30 июльгә чаклы районда “Бала – төп пассажир” оператив-профилактик чаралары игълан ителде. Аның барышында юлларда балалар хәвефсезлегенә игътибарны арттырдылар.
-
Чирмешән юлларындагы һәлакәтләрдә бер кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән
Быелның узган алты аенда район юлларында теркәлгән алты юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге җәяүлеләр гаебе һәм машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламавы, кызу йөрүе сәбәпле килеп чыккан.
-
Чирмешәнлеләрнең тракторларын тикшерәләр
Республикадагы кебек, безнең районда да 13 июльдән 26 июльгә кадәр “Частник” профилактик операциясе игълан ителә.
-
Чирмешәндә бер тракторчыны “хәерсез көн” сагалап тора
ЮХИДИ инспекторлары Бәркәтә белән Түбән Кармалка авыллары арасындагы юлда туктаткан трактор йөртүчесе исерек булган. Нәкъ бер ел элек, туры килүен әйт, нәкъ шул көнне үк ул Әлмәт шәһәрендә дә автоинспекторларга шундый хәлдә “эләккән”.
-
Чирмешән районында “җиделе” йөртүче аркасында авария булган
Бүген иртәнге тугызларда “Кармалка борылышы” янында ВАЗ-2110 - “унлы” җиңел машинасы юл кырыена төшеп китә. Аңа “Җиделе” машинасы йөртүчесе юл бирмәгән.