Юл хәрәкәте рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель” операциясенә чыга
Әлеге рейд “Игътибар: балалар!” оператив-профилактик чарасы кысаларында башкарыла.
-
Чирмешән районында өч машина йөртүче әлегә җәяү йөреп торачак
Чирмешәннең җәмәгать суды, автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәре өчен, өч якташыбызны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
-
Чирмешәнгә кунакка килгән шофер автоинспекторлар “кармагына” эләккән
Самара өлкәсенең күршедәге бер авылыннан Чирмешәнгә кунакка килгән ир-атка сәфәре бик кыйммәткә төшкән. Хәер, ул моңа үзе гаепле.
-
Чирмешән автоинспекторлары тагын бер исерек шоферны туктатканнар
Читтән килеп, безнең районда эшләүче машина йөртүчегә төп эшеннән – шоферлыктан колак кагу яный. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу кешенең транспорт белән исерек хәлдә идарә итүен ачыклаган.
-
Чирмешән районында “Ока” йөртүчесе инде өченче тапкыр исерек килеш эләккән
Кызыл Чишмә авылы кешесе “антирекорд” куя. Ул “Ока“ автомашинасы белән аек булмаган хәлдә идарә итеп, ЮХИДИ инспекторларына инде өченче тапкыр “эләккән”.
-
Чирмешән автоинспекторлары куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклаячак
14 февральдән 20 февральгә кадәр районның ЮХИДИ инспекторлары “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы үткәрә.
-
Чирмешән районында "Приора" КамАЗга бәрелгән
Бүген Чирмешән районында, олы юлдан Югары Кармалка ягына таба борылыш тирәсендә, авария булган.
-
2021 елда районда балалар катнашында юл һәлакәтләре арткан
Кышкы юлларның торышы юл һәлакәтләре саны артуга сәбәпче була. Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында да күтәрделәр бу проблеманы. Юллар кардан начар чистартылу сәбәпле калеяләр (тәгәрмәч эзләре) барлыкка килә. Бу эш өчен җаваплы оешмага төп урамнарда булса да тигезсезлекләрне бетерү таләбе куелды.
-
Авариядә зыян күргән өч чирмешәнлене амбулатор дәвалануга җибәргәннәр
19 гыйнвар көнне Яңа Чишмә районында булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.
-
Чирмешәндә тагын дүрт машина йөртүчегә 30 мең штраф салынды
Декабрь аенда Чирмешәннең җәмәгать суды аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын дүрт машина йөртүченең эшен карады.
-
Чирмешән районы юлларында “Кышкы каникуллар” чарасы игълан ителде
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 23 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр республика территориясендә “Кышкы каникуллар” чарасы дәвам итәчәк.
-
Буран вакытында берьюлы 22 автомобиль бәрелешкән: бер кеше үлгән
26 декабрь көнне Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында Уфа-Оренбург юлының 47 нче чакрымында 22 машина бәрелешкән. Бу һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән.
-
Чирмешән районында тагын җиде машина йөртүче таныклыксыз кала
Районның ЮХИДИ инспекторлары октябрь ахырыннан декабрь башына кадәр салмыш хәлдә руль артына утырган җиде машина йөртүчене ачыклаганнар.
-
Татарстан юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе үлгән
Зәй районы Тонгузино авылы янында фура һәм җиңел автомобиль бәрелешә. Ике машина да юл читенә төшеп китә.
-
Чирмешәндә юл һәлакәте: питбайк йөртүче яшүсмерне больницага озатканнар
Чирмешәндә питбайк - мини-мотоцикл белән идарә иткән 15 яшьлек егет борылышта ПАЗ автобусына килеп бәрелгән. Имгәнүләр алган яшүсмерне больницага озаталар.