Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Данир Сабиров: «Ул вакытта өйләнмәгән булсам, хәзер ялгызым тилмереп йөрер идем»
- Хатыным белән ничек танышу тарихын күп сөйләгән булды. Без туйда таныштык. Хәләл туй иде, бирегә егете белән Миләүшә кунак буларак килгән, ә мин мәҗлесне алып барам. (Шәһри Казан) Миләүшәне шундук ошаттым, мин аңа еш караганга, егетенең ачуы да килде әле. Гыйнварда танышкан булсак, февральдә очрашып йөри башладык, июльдә никахлаштык...
-
Чирмешәндә яшь талантларны барладылар, “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең район турын йомгакладылар
Балалар сәнгать мәктәбендә "Йолдызлык - Созвездие" республика фестиваленең район туры җиңүчеләре катнашында гала - концертта һәм лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасында йөзләгән бала, тамашачылар да катнашты. Гомумән, бәйгенең авылларда узган беренче сайлап алу турында барлыгы 600дән күбрәк бала чыгыш ясаган, 450 концерт номеры тәкъдим ителгән. Аларның 50сен тамашачылар гала-концертта күрә алдылар....
-
Айсылу Габдинова Илфак Шиһаповның идеясын тормышка ашырган
2 февраль көнне башланган әлеге көрәш 1 ай дәвам итәчәк. Җырчылар шул вакыт эчендә 5 килога ябыгырга тиеш. Кем ябыкмый, шул үзенең бер хит җырын Казанның Бауман урамында, эшләпә белән акча җыеп җырлаячак. Бүгенге көндә Айсылуның авырлыгы - 57, Рәниснеке - 78 кило. - Бәхәскә корылган әлеге ябыгу идеясен кем...
-
Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьевның шигырьләрен укыячаклар
Яңа Элмәле авылында "Афанасьев укулары" исемле республика фәнни-гамәли конференция үтәргә тиеш. Әлеге чара якташыбыз - Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы Порфирий Афанасьевка туган авылында чуваш телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. Порфирий Васильевичка узган елны 75...
-
Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар
Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар. Биредәге киштәләрдә 8189 китап урын алган, шулардан 200е былтыр алынган. Ольга Данилова, Светлана Иванова, Алексей Маркин һәм башкалар - китапханәгә иң еш килүчеләр. Инде җитмештән узган Парфен Кожуков,Зоя Краснова, Михаил Антонов та матур әдәбиятка, тарихи китапларга битараф түгел. -Яшьләр классик әдәбиятка өстенлек бирә,чуваш...
-
Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле гастрольләргә чыкты
Район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" ансамбленең Түбән Чегодайда һәм Әмирдә узган концертларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, алкышларын кызганмадылар. -Инде Түбән Кәминкәгә барырга планлап торабыз, - ди коллективның җитәкчесе, район мәдәният йорты хореографы Рәхилә Шакирова.- Аннан соң күрше Яңа Чишмә һәм Шентала районнары авылларында да чыгыш ясарга ниятлибез. Бүген безнең...
-
Яңа Элмәле мәдәният йортында ремонт озаккарак сузылган
Яңа Элмәле мәдәният йорты капиталь ремонтка ябылса да, авыл үзешчәннәре биредә халык иҗатының район фестиваленә әзерләнә. Мәдәният йортына узган елның февраленда төзүчәләр килгән. Дөрес, моңа кадәр бинаның түбәсен, тәрәзәләрне яңарткан булганнар. Хәзер, нигездә, эш эчке якта алып барылырга тиеш. Монда җылы, җылыткыч системасын ясаганнар, мәктәп котельныена тоташтырганнар. Шуның белән эш...
-
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың тамашачы белмәгән серен ачты
Кичә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты - аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне - 85, без белгәне - 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак -...
-
ТАТАР ЭСТРАДАСЫНЫҢ 5 ИҢ КЫЙММӘТ КОСТЮМЫ
Билгеле, конфет никадәр тәмле булса да, төргәге матур булып ялтырап тормаса, ул беркемгә дә кирәк түгел. Менә җырчылар белән дә шул ук хәл. Ничек кенә матур һәм моңлы итеп җырламасын, тәүдә тамашачы аның сәхнә киеменә игътибар итә. Татар эстрадасы җырчылары Россия күләмендә танылу яулаган йолдызлардан бер дә калышмый. Җыр сыйфаты...
-
Рәшит Шамкай: “Бакчага йөрмәгәч, берәүләр “Шамкай ялкау” дип начар данымны чыгарды ”
Рәшит Шамкай белән моннан 6-7 ел элек авыл сабантуенда танышып, сөйләшеп киттек. Казанга килеп, университет бусагаларын атлап кергәннән соң да, сирәк-мирәк кенә булса да: "Шәһәргә ияләшеп буламы, җитди кыз?" - дип хәлләремне сорап, шалтыраткалап торды ул. Ә беркөнне карурмандай кашларына карап, үзе белән әңгәмә корыр өчен дип, Чуйков урамында урнашкан...
-
Бал-маскарадка рәхим итегез, чирмешәнлеләр һәм район кунаклары!
31 декабрьдә Чирмешәндәге Яшьләр мәйданчыгында кичен 20 сәгатьтән 23 сәгатькә, 1 гыйнварда иртән 1дән 3кә кадәр "Яңа ел могҗизалары көткәндә!" исемле бал-маскарад булачак. Программада: концерт, уеннар, биюләр. Бергәләп күңел ачыйк! Кадрия Гамирова фотосы
-
Чирмешәндә “Йолдызлык” ның икенче турына әзерлек бара
Районда "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең беренче - сайлап алу туры төгәлләнде. Фестиваль концертлары 16 авылда узган, аларда 600дән күбрәк бала катнашкан. Барлыгы 426 концерт номеры тәкъдим ителгән, 197се икенче турга сайлап алынган. -Быел "Йолдызлык" концертлары беренче тапкыр авылларда оештырылды , -ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, җюри рәисе...
-
Мәрхүм Вәсилә Фәттахованың кызы Камиләгә ике яшь тулды
Вәсилә Фәттахованың якыннары мәрхүм җырчының ВКонтакте челтәрендәге аккаунтын яшәтәләр. Бүген Вәсилә аккаунтында бер хәбәр барлыкка килде. "2017 елның 22 декабрендә безнең уртак тормыш коруыбызга 10 ел тулыр иде. 2015 елның 22 декабрендә кызыбыз Камилә туды... аңа ике көн элек 2 яшь тулды". Хәбәргә Вәсиләнең ире Илгиз белән төшкән фотосы һәм...
-
Ришат Төхвәтуллин, Салават һәм Элвин Грей "ёлкалары" күпме тора?
Барыбыз да азмы-күпме ял итәргә җыенып йөргән шушы мәлләрдә артист халкының, киресенчә, "кызу печән өсте" башлана. "Реальное время" басмасы популяр татар җырчыларының бәяләрен тикшергән. Аналитика бик күләмле, кызыклыракларын бәян итәбез. Корпоратив өчен 7 мең сум - Ак мәчет янында килеп туган гауга белән истә калган Резеда Ганиуллина шушы бәягә җырларга...
-
«ТАТАР ҖЫРЫ-2017» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ИНТРИГАСЫ: САЛАВАТ VS ELVIN GREY
16 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үткән «Татар җыры» фестивален Elvin Grey һәм Гүзәл Уразова узган елгы «Красивая/Хороший» хиты белән ачып җибәрде. Хәтерләсәгез, былтыр фестиваль нәкъ шушы җыр белән тәмамланган иде. Быел исә Grey «Иң популяр җырчы» номинциясендә «Алтын барс»лы булды. Чыгыш ясаганда, ул 2017 елгы ике хитын башкарды. Радикның...