Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Сөлчә“ җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне чаба башладылар
"Сөлчә" җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне чаба башладылар, 847 гектарның 106 гектарында чапкычлар узган инде. Кызганыч, быел азык әзерләүгә һава торышы нык комачаулый. Үләннәр чабуны озакка сузу да ярамый, чөнки алар өлгергән, туклылыклы матдәләре күп чак. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6500 тонна печән, 30 мең тонна сенаж, 180 тонна яфраказык әзерләү планлаштырыла....
-
“Россия көне”ндә Чирмешәндә бәйрәм чарасы үтте
"Россия көне"ндә Чирмешән гөрләп торды, яшь спортчылар волейбол, футбол ярышлары оештырып җанатарларының күңелен күрсәләр, районның үзешчән артистлары җыр-моңнары белән кунакларның кәефен күтәрде. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-сквер көндездән үк кунаклар кабул итәргә әзерләнде, биредә музыка тавышы төнгә кадәр тынмады. Күк күкрәп яуган яңгыр берәүнең дә кәефен төшерә алмады, яңгыр...
-
Чирмешән районы укучылары тәмәкене конфетка алмаштырырга тәкъдим итәләр
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында наркоманияне кисәтү турында сөйләштеләр. Бу юнәлештә мәгариф бүлеге дә һәм район үзәк больницасы да конкрет эшләр башкара. Агымдагы елда район үзәк больницасының наркология кабинетында спиртлы эчемлекләргә хирыс 6 яшүсмер исәпкә куелган. Былтыр да шундый балигъ булмаган 3 бала исәпкә...
-
“Чиста шәһәр“ Чирмешәнне тагын да матуррак итмәкче
Узган ел ахырыннан район үзәгендә каты коммуналь калдыкларын җыю белән Әлмәтнең "Экосервис" компаниясенә караган җаваплылыгы чикләнгән "Чиста шәһәр" җәмгыяте шөгыльләнә. Хәзер алар бу хезмәтне район авылларында да башкара. Коммуналь-көнкүреш калдыкларын җыюда һәм чыгаруда нинди проблемалар бар, җәмгыять бу юнәлештә эшен ничек дәвам итмәкче? "Чиста шәһәр" ҖЧҖ директоры Марат Миңнеханов "Безнең...
-
“Россия көне“ндә – Чирмешәндә зур концерт
12 июньдә "Россия көне"ндә район үзәгендә күләмле чара оештыралар. Төп бәйрәм чарасы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-скверда була. 16 сәгатьтә биредә төрле тематик мәйданчыклар эшли башлый, оешмалар кунаклар өчен китап күргәзмәләре, конкурс-викториналар, укучыларның иҗат эшләреннән күргәзмә-сату оештыралар. Балалар өчен дә уен мәйданчыклары эшләп торачак. Төрле спорт төрләре буенча ярышларны...
-
“Насвай“дан ераграк торуың хәерле
Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә бәйләп, 26 майдан 26 июньгә чаклы республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза. Бүген мәктәп укучылары тарафыннан "насвай" дип аталучы аңны зарарлый торган мәкерле агу кулланышының киң таралуы - аерым хәвәфле хәл, җитди проблема. "Насвай" яшел шарчыклар, бөртекләр рәвешендә, үзенчәлекле тәмле һәм исле "таякчыклар" яки яшел масса...
-
Кара Чишмә мәктәбе яңа уку елына әзер
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнедә Кара Чишмә авылы балаларына зур бүләк алдылар - капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты. Карачишмәлеләрнең бу шатлыкларын уртаклашырга ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килделәр. -Гадәттә, мәктәпләрдәге капиталь...
-
Чирмешән районының күршеләре – Самара өлкәсенең Ясная Поляна поселогына да гарасат зур зыян салган
-Өермә 12 хуҗалыкка, 10 торак йортка кагылды, - ди Шентала районының Сәләй авыл җирлеге башлыгы Александр Федотов. -Рәхмәт, табигать бәла-казасын бетерүдә иң элек Чирмешән районы электр челтәрләре бригадасы нык булышты, поселокка дистәгә якын яңа багана утыртып, электр уты бирделәр. Ясная Полянада 200әр метр арада электр һәм газ челтәрләрен ремонтларга туры...
-
Депутатлар үзара килешеп эшли
"Бердәм Россия" партиясеннән депутатлар Чирмешән районында социаль-икътисади һәм мәдәниятны үстерү мәсьәләләре турында килешү төзеделәр. Монда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, Чирмешән район Советында "Бердәм Россия" депутатлары фракцияләренең җирле үзидарә мәсьәләләре буенча законнар кабул итү эшчәнлеге, РФ, ТР законнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән законнар эшләү буенча мәсьәләләрне карау, районда социаль-икътисади...
-
Юк, Чирмешәндәге күлне киптермиләр
Чирмешән уртасындагы күлдә су азаеп бара. Монда, имеш, футбол мәйданчыгы ясамакчылар. Дөресме икән? Фазыйл. Чирмешән. Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев болай дип җавап бирде: -Бу дөрес хәбәр түгел, Чирмешәндә футбол мәйданчыклары болай да җитәрлек. Ә күлгә су тутырылачак. Әлегә кадәр без моны махсус эшләмичә тордык,...
-
Чәчелгән басуларны бәяләргә вакыт җитте
Районда сабан культураларын чәчү төгәлләнү ягында. 45 мең гектарда орлыклар җир куенында инде. Бөртеклеләрнең 9 мең гектардан күбрәгендә тырмалау (30 процент), 11 меңләп гектарда тамырдан тукландыру (тиешленең 36 проценты) үткәрелгән. "ЧИРМЕШӘНАГРО" һәм "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә шикәр чөгендере участокларын тәрбияләргә керештеләр. Бөртеклеләр участокларында чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерүчеләр дә байтак, әлегә...
-
Аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән Югары Кармалка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыгарга туры килгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән. Йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә...
-
Чирмешән районында бер айда ике мунча янган
Май аенда гына да районда - Иске Үтәмештә һәм Кара Чишмәдә берәр мунча янган. Ә Девичья Поляна авылында су җылыткычтан чыккан ут хуҗаларны чүт кенә йортсыз ук калдырмый. Ярый әле, үзләре уяу булган. Янгын күзәтчелеге белгечләреннән белешүебезчә, йорт хуҗалары төнге икедә электр сүндергеч автоматның "шык" итеп сүнгән тавышына уянып киткәннәр....
-
Чирмешән районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды
Шулай итеп тагын бер уку елы артта калды. Кайбер нәтиҗәләр инде билгеле дә, алда әле 9нчы һәм 11нче сыйныфлар укучыларына чыгарылыш имтиханнары тапшырасы бар. Аларга уңышлар, түземлек телибез. Ә калганнарга, мәктәптә эшләрен төгәлләп, рәхәтләнеп ял итәргә, киләсе уку елын исән-сау башларга язсын. Сүз уңаенда. Быел районда урта мәктәпне 11 классны-...
-
Югары Чегодайда мәдәният йортында берничә көнлек ремонт эше калган
Үзгәртеп корылучы Югары Чегодай мәдәният йортының тирә-юнен генә төзекләндерәсе калган. -Якын көннәрдә коймалар бастырып, ишек төбенә - керү-чыгу юлына брусчатка түшисе, чәчәкләр утыртасы бар, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Инде берничә көн мәдәният йортлары хезмәткәрләре ярдәме белән территориядә туфрак та тараттык. Мәдәният учагының эчке ягы элеккегесе...