Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куелачак
Район башкарма комитеты район үзәгендә куелачак "Ана һәйкәле" эскиз проектын ясатуга конкурс игълан итә. Конкурс шартлары хакында түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итәргә була: Чирмешән авылы, Совет урамы, 32 йорт, 2 кат, 11 кабинет (Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге). Тел. 8(84396) 2-54-49.
-
Чирмешәнлеләр - халыкара конкурс лауреатлары
Якташларыбыз Айнур Галләмов һәм Рузилә Булатова Казанда узган "Йолдызлы симфония" халыкара конкурс - фестиваленда беренче дәрәҗә лауреат булганнар. Айнур белән Рузиләне "Яхшылар арасында иң яхшысы" проектының финалында да ( фестиваль әлеге проект кысаларында оештырылган) катнашырга чакырганнар. Фестивальның гала - концертында яшь башкаручыларның сәнгать җитәкчесе Әлфия Закировага да Рәхмәт хаты һәм...
-
Чирмешәнлеләр грантлар отты
Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган "Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе һәм аларның хезмәткәрләре" грантын алучылар арасында безнең якташлар да бар. Әккәрәй авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова "Иң яхшы хезмәткәр" номинациясендә, үзәк китапханә хезмәткәре Зинаида Долгополова китапханәчеләр арасында җиңү яулап, 50 мең сум акча белән бүләкләнгәннәр. Иске...
-
Иң күп язылучыга – телевизор!
"Татмедиа" АҖ үз абүнәчеләре өчен тагын акция игълан итә. Бу юлы төп приз телевизор (диагональ 32 дюйм) булачак. Традиция буенча шулай ук санлы өч фотоаппарат, "Кукмара" савытлары җыелмалары уйнатылачак, ә үз районында иң актив язылучыларны (матбугат басмаларына иң зур суммада заказ карточкалары тутыручыларны) кызыксындыру призлары көтә. Акциянең төп шарты үзгәрмәде...
-
Чирмешәннең яшь музыкантлары казанышлар яулый
Район балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары "Достижение" халыкара конкурс-фестивалендә катнашып призлы урыннар яуладылар. Таңсылу Галәүтдинова һәм Диләрә Шәйдуллиналар "Фортепиано ансамбльләре" номинациясендә - беренче дәрәҗә, Ләйсән Мостафина һәм Алинә Шәмгуновалар - өченче дәрәҗә лауреатлар. Алинә Шәмгунова "Фортепиано-соло" номинациясендә дә өченче булган.
-
Әккәрәйдә балалар да татарча яхшы белә
Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесен инде сигезенче ел рәттән уздырдылар. Бу юлы татар булмаган балалар төркемендә генә дә, мәктәпләрдә укучы 82 егет һәм кыз район балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсенә күтәрелеп, татарча сөйләде, татарча җырлады. Чуваш, рус, мордва милләте балаларына чит телне өйрәнү ансат биреләдер дип әйтү дөрес булмас, әмма, теләсәң,...
-
Мәктәпләрдә җиңүчеләр Чирмешәнгә киләчәк
Районда инде сигезенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе үткәрергә җыеналар. Катнашучылар - чуваш, рус, әрмән, әзербайҗан һәм башка милләт балалары башта мәктәпләрдә ярышып, аларда иң югары бәя алучылар Чирмешәнгә чакырылачак. Бәйгедә укытучылар да татарча белемнәрен сыный ала. Татар балалары арасында җиңүчеләр мәктәпләрдә үк ачыкланачак. 17 мартта үтәчәк чираттагы бу бәйге...
-
Иске Кади ветераннары сәхнәдә дә ихлас иде
Мин дә артист булдым дия алам. Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендә Хәлил роленда күп тапкыр сәхнәгә чыгарга туры килде. ... Авыл клубы каршындагы драмтеатр артистлары пьесаны сәхнәләштерергә уйлыйлар. Галиябану ролена яшь укытучы, Әгерҗе якларыннан эшкә килгән Люба (Ләбибә) ризалаша. "Әти" булырга Кыям абзый Кәбировны, "әни" урынына клуб мөдире - Лашман кызы...
-
Чирмешән кызы “Worldskils Russia” чемпионатында катнашкан
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Антонина Матягина Казанда "Worldskils Russia" Һөнәри осталык чемпионатында безнең район данын яклаган. Безнең якташлар мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр катнашканнар. Күтәмә кызы инде икенче ел Чирмешәндәге техникум филиалында пешекче серләрен өйрәнә. Тоня филиалда узган бәйгедә, биш кыз арасында, беренче урынны яулаган. Җиңүчене ярышларның республика...
-
Чирмешән укучылары сәнгатьле укуда ярышты
Башлангыч класслар укучылары арасында узган әлеге бәйгедә 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 3нче класс укучысы Виктория Кандрова беренче урынны яулаган. Конкурста 24 мәктәптән 41 укучы катнашкан. -Чирмешән лицеенда узган бу чарага балалар бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Монда, билгеле, аларның укытучыларының өлеше дә зур, - ди район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү...
-
Чирмешән районының иң яхшы тәрбиячесе "Каенкай"да эшли
"Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Татьяна Галәүтдинова "Ел тәрбиячесе" район бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллина - икенче, "Ромашка"дан Татьяна Вәлиева өченче урын ияләре. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчага сертификат тапшырдылар. Татьяна Валерьевна һәм Ләйсән Рөстәмовна бәйгенең Нурлатта узачак зона этабында да катнашачаклар. Татьяна Галәүтдинова Яр Чаллы...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы бүләкләр турында язучыларны бүләкләде
Район газетасы редакциясе "Минем кадерле бүләк" исемле бәйгегә йомгак ясады, иң кызыклы, иң яхшы дип табылган язмалар авторларына Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Чираттагы бу бәйгедә Туймәттән Наҗия Галимова һәм Кара Чишмәдән Саимә Моратова беренче урынны яуладылар. Аларның "Әтием бүләге" һәм "Кызыл яулык" исемле язмалары моңа хаклы рәвештә лаек. Бу...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе хат ташучыларны бүләкләде
Район газетасы редакциясе 2016 елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру йомгаклары буенча иң яхшы, иң алдынгы элемтә бүлекчәләрен, хат ташучыларны, абунәчеләрне бүләкләде. Елның беренче яртысында Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәсе (начальнигы Гөлнара Җаббарова) 173 йортка район газетасын китерәчәк (былтыр шул чорда 98 данә булган). Түбән Кармалка бүлекчәсендә (Людмила...
-
Чирмешән лицее - беренче урында
Иң көчле укучыларны ачыклау максатында, 7-11 класс укучылары арасында 28 фән буенча олимпиадаларның район этабы төгәлләнде. 4-6 класс укучылары арасында да математика, рус, татар, инглиз телләреннән олимпиадалар үткәрелде. Район этабы йомгаклары буенча Чирмешән лицее - беренче. 12 январьдан 5 мартка кадәр дәвам итәчәк республика этабында безнең сәләтле укучылар да катнаша....
-
Иң матур чыршы кайсы районда?
Татарстанда республика районнары арасында иң матур бизәлгән чыршыны интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Тавыш бирү өчен, http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән исемлектән Татарстанның берәр муниципаль районын (яки шәһәр округын) сайларга кирәк. Алга таба үзегез яши торган райондагы үзәк чыршыга 5 баллы система буенча тавыш бирү зарур. Шулай ук...