Татарстанда диспансеризация ярдәмендә 108 мең кешенең авыру булуы ачыкланган
Былтыр профилактика чаралары кысаларында 108 028 авыру ачыкланган, 85 проценты диспансер күзәтүенә алынган. Шулардан яман шешнең 1 524 яңа очрагы расланган.
Тикшерү узганнарның 20 проценттан артыгы сау-сәламәт дип табылган. Һәр 10нчы кешедә төрле авыру куркынычы ачыкланган.
Татарстанда барлыгы 1,2 млн кеше диспансер хисабында тора.
Диспансер күзәтүе кысаларында 2025 елда 900 меңнән күбрәк кеше медицина хезмәтләре алган.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/dispanserizaciyu-v-tatarstane-v-2025-godu-prosli-bolee-900-tys-celovek-6011581
Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен республикада репродуктив яшьтәге 450 000 кеше – тиешле яшьтәгеләрнең 32 проценты диспансеризация узган.
Сәнәгать диспансеризациясе проектында 72 медицина оешмасы һәм 933 предприятие катнаша. Ике елда күрсәткечләр 2 мәртәбә диярлек арткан.
Тикшерелгәннәрнең 10 проценттан күбрәге диспансеризациянең 2 этабына юнәлдерелгән.
Татарстанда 27 күчмә мобиль комплекс эшли, аларның бишесе – мобиль поликлиникалар. Алар ярдәмендә югары технологияле медицина үзәкләре белгечләре авылларга чыга.
2025 елда Татарстан авылларында 90 меңнән артык шундый сәфәр оештырылган.
Биш еллык эш чорында мобиль поликлиналар 775 торак пунктка барган, 190 мең пациентны караганнар, 25 145 яңа авыру ачыкланган.
Соңгы биш елда мобиль поликлиникаларга килүчеләрнең еллык уртача саны 3,5 тапкырга күбәйгән.
Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча, репродуктив диспансеризация «Гаилә» илкүләм проекты буенча уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев