Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары спорт оешмаларында ташламалар куллана ала

Татарстан Республикасында махсус операция ветераннарын физик культура һәм спорт дәресләре аша тернәкләндерү һәм социаль җайлаштыру буенча системалы эш җайга салынган.

Моның өчен республика районнарында кирәкле шартлар тудырылган. Бу чаралар «Россия Спорты» Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы.

Мәсәлән, Кайбыч муниципаль районында физик тернәкләндерү, сәламәтләндерү һәм актив ял итү өчен төп мәйданчык – «Салават Күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы (Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвары, 7А).

Монда махсус операция ветераннары һәм катнашучылары өчен комплексның барлык объектларына йөрүгә ташламалы бәяләр гамәлдә. Алар арасында: бассейн, уен төрләре спорты өчен универсаль спорт залы (волейбол, баскетбол, мини-футбол), тренажер заллары, көрәш һәм бильярд заллары, шулай ук ГТО тапшыру өчен мәйданчык бар.

Спас районында «Олимп» спорт мәктәбе объектларына бушлай йөрергә мөмкин. Ветераннар таныклык күрсәткәндә тренажер залында, бассейнда һәм чаңгы базасында шөгыльләнә ала.

Бөгелмә районында паспорт һәм махсус операция катнашучысы таныклыгы күрсәткәндә түбәндәге спорт объектларына Олимпия резервы спорт мәктәбе №1 (секцияләргә йөрү), №2 спорт мәктәбенә (секцияләргә йөрү), чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбенә (инвентарьны бушлай арендалау), Е.А. Тимерҗанов исемендәге «Яшьлек» спорт мәктәбенә (секцияләргә һәм бассейнга йөрү), «Арыслан» хоккей спорт мәктәбенә (боз аренасына йөрү), «Факел» спорт мәктәбенә (бассейнга һәм тренажер залына йөрү), «Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексына (секцияләргә, бассейнга һәм боз аренасына йөрү) бушлай килеп була.

Бөгелмә районындагы әлеге ярдәм чаралары махсус операциядә катнашучыларның балигъ булмаган балаларына да кагыла.

Түбән Кама районында сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын күрсәткәндә «Батыр» спорт мәктәбенә (тренажер залы, бадминтон, чаңгы һәм тимераяк арендасы), № 5 спорт мәктәбенә (тренажер залы), №1 спорт мәктәбенә (баскетбол, тренажер залы), №3 спорт мәктәбенә (тренажер залы), №7 спорт мәктәбенә (тренажер залы һәм бассейн), «Динамо» спорт мәктәбенә (тренажер залы), «База» креатив индустрияләр үзәгенә (шашка, шахмат), «Факел» спорт залына (өстәл теннисы), «Шинник» спорт комплексына (тренажер залы), «Сибур Арена» спорт комплексына (бассейн, тренажер һәм уен заллары), «Актай» спорт мәктәбенә (ат спорты), «Притяжение» спорт үзәгенә (тренажер залы) бушлай йөреп була.

Башка районнарда нинди ташламалар булуы турында белү өчен, муниципаль районның башкарма комитетына яки спорт объектларының администраторларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев