Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстанда корылык аркасында терлек азыгы җитмәү куркынычы бар

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән брифинг вакытында республикада корылык аркасында авыл хуҗалыгы тармагы өчен катлаулы вазгыять саклана дип белдерде. Шул сәбәпле терлек азыгы җитмәү куркынычы да бар.

— Эссе һава торышы булуын исәпкә алып, терлек азыгы җитмәү куркынычы бар. Азык әзерләү — ул бит әле үлән чабып алу гына түгел. Аның өчен билгеле бер туклыклы мохит булырга тиеш. Корылык булса, ул да кипкән, азык бөтенләй туклыклы түгел, — диде ул.

Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча авыл хуҗалыгы министрлыгы барлык районнарда проблемаларны хәл итү буенча эш алып бара. Районнар, кайда урнашуларына карап, Россиянең якын-тирә төбәкләренә мөрәҗәгать итеп, азык әзерли.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев