Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 44 процентка арткан

10–16 ноябрьдә Татарстанда 8982 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган.

Бу узган атна белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк, ләкин эпидемиологик чиктән 35 процентка азрак. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күп авыручылар саны 7–14 яшьлек мәктәп укучылары арасында теркәлгән. Алар 85 процентка арткан. Моның сәбәбе – һава температурасы түбәнәю һәм балалар каникулдан мәктәпләргә кайту.

Әлегә күбрәк грипп түгел, ә гади салкын тиюгә китерә торган вируслар йөри.

Республикада 1,8 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу Татарстан халкының якынча 49 проценты. Атна дәвамында шулай ук коронавирусның 109 яңа очрагы ачыкланган. Бу узган атнадагы күрсәткеч белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк.

Балалар ешрак авырый, чөнки аларның иммунитеты әле формалашып кына килә. Шул ук вакытта вируслар мәктәп һәм бакчаларда җиңелрәк тарала.

Татарстанлыларга түбәндәге саклану чараларын үтәргә киңәш ителә:

  • гигиена чараларын үтәргә, кулларны еш юарга;
  • сәламәт яшәү рәвеше алып барырга;
  • гриппка каршы прививка ясатырга.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев