Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда электр чәйнегеннән янгын чыккан

Түбән Кама районы Ширәмәт авылындагы фатирда электр чәйнегенең төзексез булуы аркасында янгын чыккан. Хуҗабикә утны мөстәкыйль сүндерергә маташкан. Әмма барыбер янгын сүндерүчеләрне чакыртырга туры килгән

Янгын сүндерүчеләр подъездан параличланган 75 яшьлек әбине алып чыккан. Йортта яшәүче тагын бер кеше өеннән үзе чыккан. Ут 4 кв.м. мәйданга таралган. Янгын сүндерүгә 7 белгеч һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Ведомстводан, утка тоташтырылган электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз, электр челтәренең көчәнеп эшләвенә юл куймагыз, дип тагын бер кат кисәтәләр.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев