Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстанда балалар агуланган

Казанның “Дуслык” үзәгендә балаларның агулану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.

Моңа кадәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эчәклектә агулану билгеләре белән 12 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән булган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, бу хәл 16 гыйнварда килеп чыккан. 16-17 яшь аралыгындагы берничә укучы төрле чир билгеләре белән хастаханәгә озатылган. “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев