Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстан Республикасында яшәүче 30 меңгә якын кеше 2025 ел башыннан пенсия билгеләүне сорап электрон гариза биргән

Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә.

Россия Социаль фонды белгечләре эш стажы һәм хезмәт хакы турындагы документларны, хезмәт кенәгәләрен һәм белешмәләрне тутыруның дөреслеген алдан ук тикшерәләр, шулай ук җитмәгән мәгълүматларны соратырга ярдәм итәләр. Бу  исә булачак пенсия күләменә йогынты ясаучы стажны һәм бөтен мәгълүматны әле пенсия билгеләгәнче үк исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Республика халкы пенсия билгеләү турында гаризаны үзе өчен уңайлы булган ысул белән - шәхсән социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, күпфункцияле үзәк аша яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы ярдәмендә тапшыра ала.

"Татарстандагы 120 клиент хезмәте һәм күпфункцияле үзәктә  Социаль фондның барлык хезмәтләре турында мәгълүмат  алырга мөмкин. Әмма күпчелек электрон вариантка өстенлек бирә - барлык гаризаларның 76% ы “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тапшырылган. Мондый ысул уңайлы, вакытны янга калдыра һәм артык визитлардан башка гына пенсия яки башка түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гариза гадәттә  биш эш көнендә карала,  белешмәләрне төгәлләштерү таләп ителгән очракта,  срок озайтылырга мөмкин. Барлык документлар да алдан әзерләнгәндә, түләүләр тоткарлыксыз һәм еш кына  регламенттан тизрәк тә билгеләнә.

Пенсия билгеләнгәннән соң, гражданинга хәбәрнамә җибәрелә. Әгәр гариза онлайн форматта бирелгән булса, түләү билгеләү турында хәбәрне "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта күреп булачак.

Пенсия билгеләүгә документлар әзерләү өчен үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем алу турында диплом, никахлашу һәм балалар туу турында таныклыклар булу  җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев