Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстан яшьләре өчен 1,5 млн сумлык грант бәйгесе башланды

Татарстанның 35 яшькә кадәрге яшьләре «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесендә катнашып, үз проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча отa ала. Гаризаларны 15 апрельгә кадәр Росмолодежь сайтында кабул итәләр.

 

Бәйгенең максаты — яшьләрне иҗатка һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тарту, аларның идеяләрен ил файдасына тормышка ашыру. 2025 елда бәйге Россиянең 89 төбәген һәм беренче тапкыр Абхазиядәге яшьләрне колачлаган.

Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, республика грантлар җәлеп итү буенча илнең биш алдынгы төбәге исәбенә керә. Моны узган бәйге нәтиҗәләре дә раслый: 638 Татарстан вәкиленнән 47се җиңүче булды, алар 27 млн сум акча отты.

Катнашу шартлары:

  • Яше 14тән 35кә кадәр

  • 18 номинациянең берсе буенча проект тәкъдим итү

  • Элек җиңүче булганнар да катнаша ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев