Татарстан белем бирү кластерларын булдыру буенча Россия төбәкләре арасында әйдәп баручыларның берсе
2026 елның башына «Яшьләр һәм балалар» исемле илкүләм проектның «Профессионалитет» федераль проектында Россия Федерациясенең 79 төбәге актив катнаша. Бүгенге көндә ил буенча 300дән артык белем бирү-җитештерү кластеры эшли, аларның 22се Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-Профессионалитет» программасының төп асылы – студентларга чын завод шартларына якын булган заманча җиһазларда белем алу мөмкинлеге бирү. Бу укыту форматы чыгарылыш укучыларына озак вакытлы стажировка үтмичә үк, белем алганнан соң беренче көннәрдә ук профессиональ коллективларга кушылып эшләргә һәм республика икътисадына реаль өлеш кертергә мөмкинлек булдыра, – дип билгеләп үтте Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Проектны финанслауга гомумән 2,9 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Бу сумманың иң зур өлеше – 1,9 миллиард сум – федераль бюджеттан бүлеп бирелсә, Татарстан бюджеты 547,8 миллион сум керткән, ә эш бирүчеләр, үз чиратында, проектны 491,05 миллион сум күләмендәге акча белән тәэмин иткән.
Кадрлар әзерләү төбәк икътисады өчен иң мөһим булган тугыз төп юнәлеш буенча алып барыла. Алар арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия сәнәгате, ягулык-энергетика комплексы, туризм өлкәсе, сәнгать, төзелеш һәм электротехник сәнәгать кебек тармаклар бар.
Татарстанның бу өлкәдә лидер булып торуы, беренче чиратта, республиканың көчле сәнәгать базасы һәм үсеш алган производство инфраструктурасы белән аңлатыла. Эре предприятиеләр – «КАМАЗ», «Татнефть», «Агросила», «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм башка эре компанияләр – кластерларның актив партнерлары булып чыгыш ясый һәм уку мәйданчыкларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү өчен үз акчаларын да кызганмый.
«Профессионалитет» кластерларын үстерү эше Татарстанда 2022 елда башланып – беренче кластер Алабуга политехник колледжы базасында «Машина төзелеше» юнәлеше буенча оештырылды, анда АО «ОЭЗ ППТ «Алабуга» белән тыгыз хезмәттәшлектә эш алып барыла. Алдагы планнарга күрә, 2027 елга республикада тагын дүрт яңа белем бирү-җитештерү кластерын эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Алар өчен нигез булып Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү техникумы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте хезмәт итәчәк. Бу кластерлар республиканың төрле төбәкләрендә урнашып, төрле тармаклар өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдереләчәк, бу исә төбәк икътисадының тотрыклы үсешенә этәргеч бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев