Табиблар үзләре үлгәндә дә башкаларга булыша
Россия медиклары 2022 елның август аеннан бирле Луганск һәм Донецкида хезмәт куя. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә генә дә Россиянең меңләгән табибы “кайнар нокта”да ярдәм күрсәткән.
Хәзер дә фронт каһарманнары анда дистәләгән – ак халатлы фәрештәләребез Донбасста яшәүчеләрнең гомерләрен саклап калу өчен көрәшә.
Донбасста табибларга ихтыяҗ зур, чөнки эвакуацияләнгәннәр арасында табиблар да булган. Хастаханәләр бушап калган һәм калганнары махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән яралы пациентларны кабул итеп бетерә алмый.
Ике республика территориясендә Россия медиклары – шәфкать туташлары һәм табиблар 2022 елның август аеннан бирле хезмәт куя. Төркемнәр шаттл принцибы буенча эшли – берсе урынына икенчеләре килә. Татарстан табиблары Луганск һәм Донецкидагы хезмәттәшләре белән иңгә-иңне куеп декабрь ахырына кадәр эшли. Шул вакыт эчендә республиканың 18 медицина оешмасыннан Татарстанның 79 табибы анда эшләп кайтырга өлгергән, ә кайберләре Донбасста берничә тапкыр булган икән инде. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, бүген андагы халыкка 19 медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә.
Күчмә медицина модульләре хәтта иң ерак торак пунктларда да җәелдерелә. Аларда автоном җылыту һәм электр чыганагы бар. Модульләр заманча җиһазлар һәм кирәкле медицина препаратлары белән тәэмин ителгән. Табиблар медицина күзәтүләре, лаборатор тикшерүләр алып бара, шул исәптән УЗИ үткәрәләр. Һәр көнне 100-150 кеше мөрәҗәгать итә аларга.
Сәламәтлекләрен тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, бу территорияләрдә яшәүчеләргә кирәкле дарулар комплекты да бушлай таратылган.
Хәер, Донбасс халкы арасында төрлесе бар, ди медиклар. Йөзләрендә өмет нуры сүнгән, күп еллар дәвамында Россиягә каршы алып барылган пропаганда да үз ролен уйнамый калмаган.
– Күңелләрне эреткәне – балаларның эчкерсез мөнәсәбәте. Алардан рәхмәт сүзе ишетү бөтен авырлыкларны оныттыра иде, – дип сөйли безгә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең медбраты Искәндәр Нурмиев. – Ничә ай дәвамында ут астында яшәп талчыккан, медицина ярдәме күрмәгән, бер кочак чирләре булган кешеләрне дәвалап кына калмыйча, аларның хәл-әхвәлләрен белешә идек, моң-зарларын тыңладык.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sәlamәtlek/tabiblar-lgnd-d-bashkalarny-kotkara
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев