Казанда махсус операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» чемпионаты була
26 июньнән 1 июльгә кадәр Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты узачак.
Быел бәйгедә катнашучылар саны ике мәртәбә арткан, 2025 елда узган беренче чемпионатка якынча 400 катнашучы җыелган булган.
Чара махсус хәрби операциядә инвалидлык алган кешеләрне комплекслы реабилитация белән тәэмин итүгә, махсус операция ветераннарына ачык хезмәт базарында уңышлы эшкә урнашырга яисә үзләрен эшмәкәр, үзмәшгуль сыйфатында гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган һөнәри юнәлеш бирүдә һәм яңа белгечлекләр үзләштерүдә ярдәм итүгә юнәлгән.
Чемпионат беренче тапкыр 2025 елның 25 – 29 июлендә Казанда узган иде. Анда барлыгы 400гә якын кеше катнашты. Чемпионат йомгаклары буенча, 79 финалист Мәскәүдә «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында катнашты. 2025 елда Татарстан финалистлар саны буенча топ-5 төбәк арасында керде. Катнашучылар 15 компетенциядә көч сынашты, алар арасында «БПЛА операторы», «Эретеп-ябыштыру технологияләре» һәм «Автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү» юнәлешләре популяр булды.
Чемпионатны Россия Мәгариф министрлыгы, «Ватан сакчылары» Дәүләт фонды һәм Татарстан Хөкүмәте оештыра. Төбәк операторы – Татарстан Республикасының Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге.
Чемпионатның ачылу тантанасы 26 июньдә, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында була.
Чемпионат мәйданчыгында теләгән һәркем өчен хезмәт базарында ихтыяҗ булган яңа һөнәр белән танышу өчен 7 демонстрацион компетенция дә булачак. Алар арасында: Сәнәгать робототехникасы», «Җир өсте робот техникалары буенча белгеч», «БАС эксплуатациясе», «Бариста», «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы», «Киләчәк архитекторы – нейрочелтәр сәнгате», «Бизүче рәссам».
Чемпионат кысаларында ярыш, эшлекле, мәдәни, спорт һәм күргәзмә программалары каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев