Базарлы Матакта тел язмышы турында борчылып сөйләделәр
Без, татарлар, татар телен камил белергә, әти-әни телендә сөйләшә белмәүдән оялырга тиеш. Татар теле татарның үзенә кирәк.
Соңгы елларда республикада да татар телен, милли традицияләрне югалта барабыз. Балаларның күбесе татар телендә сөйләшми. Бу яктан уңай үзгәреш юк.
Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышында татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге хакында шулай борчылып сөйләделәр. Базарлы Матакта, Әлки районында узган әлеге утырышта шушы комиссия рәисе Марат Әхмәтов эшне үзебездән башларга кирәклеген әйтте.
-Телгә карата рухи ихтыяҗ кимеде, кайберәүләр татар теленә кулланучы мөнәсәбәтендә, - диде ул. -Иң элек җитәкчеләр туган телендә – татар телендә матур һәм камил сөйләшергә, үрнәк күрсәтергә бурычлы, алар бит гел халык алдында чыгыш ясыйлар.
Без илнең дәүләт телен – рус телен яхшы белү кирәклеген дә мөһим бурыч дип саныйбыз.
Кызганыч, күпчелекнең сөйләм теле ни татарча, ни русча матур, дөрес түгел. Балаларга милли тәрбия, милли белем бирүдә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең, балалар бакчаларының роле зур. Марат Готуф улы Әлкигә шушы як районнардан килгән район башлыклары, башкарма комитетларның социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, бүлекләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары баш редакторлары алдында чыгышында һәр районның татар телен, традицияләрне саклау, яклау буенча эшчәнлекләрен анализлап күрсәтте. Безнең районга килгәндә, Чирмешәндә татар мәктәбе булмау билгеләп үтелде, ә менә милли матбугатка язылу күрсәткеченең югары икәнлеге әйтелде.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бүгенге сөйләшү эзсез калмаска тиеш, бу өлкәдә резервлар бихисап, мөмкин булганны эшләргә кирәк. Татар теле, башка телләр дә яклауга, кайгыртуга мохтаҗ.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев