Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Атна ахырында Татарстанда -20 градуска кадәр суытачак

Салкын һава торышы казанлыларны агымдагы атна ахырына ук көтә, дип кисәтте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев. Аның фаразына караганда, термометр баганасы 20 градуска кадәр төшәчәк.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 2 февральдә көндез -1..-6 градус көтелә. 3 февральдә көндез максималь һава температурасы -5..-10, 4 февраль — +1дән -4кә кадәр булачак.

Профессор белдергәнчә, температураның кимүе җомга көннән, 5 февральдә башланачак. Әмма бу юлы суыклар озакка сузылмаячак — нибары дүрт-биш көн. 6 февральдә көндез -14 градус, 7 февральдә термометр -17 градус булачак. Шимбә төнендә якшәмбе көннәрендә -21 градус салкын булачак, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев