2026 елда Татарстанда тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыгы төзеләчәк
«Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында Татарстанда «акыллы» спорт мәйданчыкларын төзү эше дәвам итә. 2026 елда Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә өч яңа мәйданчык ачылачак. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Проект 2022 елда Казанда (Мусин һәм Имәнлек урамнарында) һәм Әлмәттә беренче мәйданчыкларның ачылуы белән старт алды. 2023 елда «акыллы» мәйданчыклар Түбән Камада, ә 2025 елда Яшел Үзәндә барлыкка килде. Быел да программаны гамәлгә ашыру дәвам итә: мәйданчыклар өч муниципаль берәмлектә төзелә, ә Казанда хоккей бортлары белән җиһазландырылган кышкы вариант сафка бастырыла.
Муниципалитетлар өчен ике төрле җиһазлар җыелмасы тәкъдим ителгән. Беренчесе – 32×19 метрлы универсаль мәйданчык, анда футбол, баскетбол һәм волейбол уйнарга мөмкин. Анда шулай ук турниклар һәм борыслар белән воркаут зонасы (инвалидлар өчен дә яраклы җиһазлар бар), тренажерлар һәм 25 урынлы трибуна каралган.
Икенче җыелма – универсаль түшәмәле, 20×40 метрлы күпфункцияле мәйданчык. Ул 20×12,1 метрлы воркаут зонасын, саклагыч челтәрле хоккей бортларын, хоккей өчен ике пар капканы үз эченә ала. Шулай ук дүрт баскетбол стойкасы, ике пар футбол капкасы, көч күнегүләре өчен тренажерларның тулы комплекты бар.
«Акыллы» мәйданчыкларның төп үзенчәлеге – аларның интерактивлыкта. Һәр тренажерда QR-код урнаштырылган. Аны смартфон ярдәмендә сканерлап, кулланучы күнегүләрне башкару техникасы буенча җентекле видеоинструкция карый һәм шәхси тәкъдимнәр ала. Уңайлылык өчен мәйданчыкларда Wi-Fi эшли. Җиһазларның бер өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус яраклаштырылган.
Проектның төп максаты – халыкта актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, шулай ук гаилә белән файдалы ял итү мөмкинлеген булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев