Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үз җырыбыз, үз көебез

Хәзер хәтта танылган сәхнә осталары да күбрәк инглиз телендә җырлап тамашачы күңелен яуларга, зуррак аудиториягә чыгарга тырыша. Әмма безгә үз телебез кадерлерәк, үз җырыбыз якынрак. "Туган як җәүһәрләре" район фестивале чын мәгънәсендә җан азыгы булды. Үзебезчә, русча, чувашча, татарча, мордвача җырлар тыңлап рәхәтләндек, ичмасам. Кайбер сүзләрне аңлап бетермәсәк тә, янәшәбездә...

Хәзер хәтта танылган сәхнә осталары да күбрәк инглиз телендә җырлап тамашачы күңелен яуларга, зуррак аудиториягә чыгарга тырыша. Әмма безгә үз телебез кадерлерәк, үз җырыбыз якынрак.

"Туган як җәүһәрләре" район фестивале чын мәгънәсендә җан азыгы булды. Үзебезчә, русча, чувашча, татарча, мордвача җырлар тыңлап рәхәтләндек, ичмасам. Кайбер сүзләрне аңлап бетермәсәк тә, янәшәбездә яшәүче башка милләтләрнең халык көйләре дә йөрәк тибешен кызулатып, дәртләндереп ала. Ә ниндидер чит телнең безгә ят ритмнары ни сөендерми, ни елатмый, җаныңны айкамый, үзәкләрне өзми, һаваларга күтәрми.
Фестивальнең Гала-концерты ике көнгә сузылды, әле аларда да барлык җиңүчеләр чыгышын карап өлгерә алмадык.
Икенче көндәге концертны муниципаль район башлыгы Наил Зарипов та тамаша кылды, катнашучыларга, оештыручыларга - барысына да рәхмәтен ирештерде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Әле моннан тыш та, чыгышлардан күңеле булып, бүләкләр һәм бүләкләнүчеләрнең күбрәк билгеләнәсен дә әйтеп сөендерде.
Берсен язсаң, икенчесе кала, дигәндәй, һәр коллективны аерым-аерым мактау озакка китә, аннан соң, җиңүчеләр исемлеге газетада да, сайтта да урын алды. Иң мөһиме - талантлар бар, җитәкчеләр һәм белгечләр халыкны мәдәнияткә, сәхнәгә тарта беләләр. Кайберләре үзләре дә җыр сузды, композицияләрдә катнашты. Үзешчән сәнгать коллективларын фестиваль җиңүенә алып килешкән андыйларга да рәхмәт кенә юллыйк.
Быел Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективы фестивальнең ачышы булды дияргә мөмкин. Бик төзек, эчтәлекле, тирән мәгънәле, колачлы чыгышларының берничәсе Гала-концертка да үтте, тамашачы тарафыннан югары бәяләнде. Роберт Муллин һәм Илсөяр Киреева катнашындагы музыкаль композиция үзе генә дә ни тора!
Роберт сәхнәгә коляскага утырып чыкты, ул йөри алмый. Тормышны сөюнең, яшәү көченең мәгънәсен оста гәүдәләндереп, чын сәнгатьчә тәкъдим итә белгән бу артистларга бернинди бүләк тә жәл түгел.
Кеп-кечкенә Якты Тау да үзен уңай танытты, артистлары зур сәхнәләрдә дә сер бирә торганнардан түгел.
Хор коллективларыбыз дистәләгән үк. Җырын да, көен дә сайлый беләләр. Быелгы чыгышларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы темасын үзәккә алулары хөрмәт уята. Биючеләребез дистәләрчә генә түгел, йөзләрчә. Һәр елны яңа программа әзерләп киләләр, балаларны да, олыларны да биетәләр хореографларыбыз. Ә костюмнары, костюмнары! Затлы, милли, килешле.
Тавышлары залларга сыймаслык талантларыбызның берсе - Кара Чишмәдән Зөфәр Сәлимовны ничек хушланмый тыңлыйсың. Бәгырьләрне телгәләрлек итеп, шәп җырлады Зөфәр. Бүген дә аңа алкышлар яуды гына.
"Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов оста менеджер, спортчы гына түгел, шәп җырчы да икән. Фестивальдә ул да сәхнә тотты. Ульяновкада биючеләр күбәйгән. Иске Элмәледән Вера Захарова инде дистә еллар буе тавышын ничек бер килеш саклый ала - гаҗәп.
Бәркәтә мәдәният йорты "Каз өмәсе" йоласын сәхнәләштерүгә дистәдән артык яшь егетләрне һәм кызларны да чакырып, менә дигән чыгыш әзерләп килгәннәр.
Туймәтлеләрнең булдыклылыгы турында аларның мәдәният йортлары арасында, төп группада, беренче урын алулары ук ачык сөйли. Сәхнәгә авыллары белән чыкканнар дисәң дә артык түгел.
Алда язылганча, башка коллективлар, аерым башкаручылар да - чын талантлар, мәдәният эше энтузиастлары.
Шунысы начар - бүген авылларда яшь гармунчылар бармак белән санарлык кына, юк диярлек. Сәхнәләрдә вокаль-инструменталь ансамбльләр күренми. Болары да булыр, дип өметләник. Иң мөһиме - җәүһәрләребез бар, аларны барлыйбыз, табабыз, карыйбыз, тыңлыйбыз, алкышлыйбыз.
Гала - концерттан фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/176--2014-2.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смотр башланды