Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Утыз Имәнгә дә килегез, артистлар!

Шулай килеп чыга, Утыз Имән авылында 1973 елда төзелгән яңа мәдәният йортын рәсми төстә, бәйрәм ясап ача алмыйлар. Ул чакта өмә белән, колхоз көче белән, Хатыйп Шакиров кебек осталар күтәргән бинада андый чара бүгенге көнгә насыйп булган, күрәмсең. Капиталь ремонтланган мәдәният йорты ачылышын районның башка авылларыннан да җирлекләр башлыкларын, мәдәният...

Шулай килеп чыга, Утыз Имән авылында 1973 елда төзелгән яңа мәдәният йортын рәсми төстә, бәйрәм ясап ача алмыйлар. Ул чакта өмә белән, колхоз көче белән, Хатыйп Шакиров кебек осталар күтәргән бинада андый чара бүгенге көнгә насыйп булган, күрәмсең.

Капиталь ремонтланган мәдәният йорты ачылышын районның башка авылларыннан да җирлекләр башлыкларын, мәдәният хезмәткәрләрен чакырып оештырдылар.
Бинаның эчке ягында үзгәрешләр шактый. Җылылык челтәрләрен, идәннәрне, сәхнәне яңартканнар, стеналарга да осталар кулы тигән. Китапханә икенче катка күченгән. Тамаша залында 201 утыргыч куйганнар. Затлы пәрдә-шторлар алуга гына да 460 мең сум акча тотылган, тулаем бюджеттан 5 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән.
Район җитәкчесе Наил Зарипов монда эшләгән төзүчеләргә, аларга булышкан һәркемгә рәхмәт җиткерде, киләчәктә Утыз Имәндә башка кайбер эшләрдә дә булышлыкка ышандырды.
Бүген әйтеп узылганча, соңгы вакытта биредә буа-плотина капиталь ремонтланган, мәктәптә "Каршылыксыз мохит" программасы буенча уңайлыклар арткан, урамнарда яктырткычлар куелачак, электр челтәрләре яңарачак. Ә су линияләре үзгәртеп тә корылган. Халык үзе турында мондый кайгыртучанлыкка бик рәхмәтле.
Бүгенге тантанада сүз авылның киләчәге турында да барды, яшьләрне авылда төпләндереп калдыру зарурлыгы да әйтелде.
... Тамаша залына кергәч, билгеле, әллә нинди проблемалар да онытылып тора, күңел күтәрелә, җаның ял итә. Утызимәнлеләр мәдәният учагын яңартуга лаек икәнлекләрен сәхнәгә чыгып та расладылар. Колхоз эше уңганнары сәнгатьтә дә булдыклы. Алдынгы механизатор, бу көннәрдә ашыгып-ашыгып җир сөрүче Әнәс Ябинов "Туган җирсез яшәү юк сыман", дигән матур сүзләре дә булган җырны моңлы итеп башкарды. Берүзе 156 баш бозау караучы эшсөяр Роза Закированың да туган як турында җырлавын алкышларга күмделәр. Үрнәк гаилә - тракторчы Әсхәт, балалар бакчасы мөдире Гөлия Гыйрфановларның бергәләп җырлавын да тамашачы бик ошатты. Иске Кадидан, Югары Кәминкәдән, Югары Чегодайдан Чирмешәннән килгән, Утыз Имәннең башка сәләтле артистларын да күрдек, рәхәтләнеп тыңладык бу концертта.
Иске Кадидан "БАРС" кибете мәдәният йортына бүләккә төсле телевизор алып килгән. Андый җиһаз да артык түгел.
Утыз Имәндә - Яңа Кадида беренче клуб 1948 нче елда ачыла, дөресрәге мәчетне клуб итәләр.
-Мин Лашманнан бирегә килгән ел иде ул, - ди укытучы ветеран Оркыя апа Исхакова. - Без, кызлар, уртада, егетләр кырыйда йөреп биибез. Кечкенә генә клубта бик кызык иде. Концертлар, спектакльләр еш уйналды. Сайлаулар көнендә бәйрәм сыман булды. Хәзерге яшьләр өчен бүген кабат ачылган мәдәният йорты күңел ачу, белем эстәү, тәрбия учагы да булсын иде.
Бәйрәмнән фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән мәктәбе

2
X