Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Умарина” юбилейга әзерләнә

"Умарина" мордва халык фольклор ансамбле оешуга быел 50 ел тула. Ярты гасыр аз гомер түгел, бу вакыт эчендә ансамбльнең солистлары да алышынган. "Умарина"ны оештыручы - Роза Данилова. Ул әле дә ансамбльнең уңышларына куанып яши. 2000нче елдан аны авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Моисеева алыштырган. Бу коллектив мордва халык җырлары белән...

"Умарина" мордва халык фольклор ансамбле оешуга быел 50 ел тула.


Ярты гасыр аз гомер түгел, бу вакыт эчендә ансамбльнең солистлары да алышынган. "Умарина"ны оештыручы - Роза Данилова. Ул әле дә ансамбльнең уңышларына куанып яши. 2000нче елдан аны авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Моисеева алыштырган.

Бу коллектив мордва халык җырлары белән фин-угор халыклары конкурсларында, фестивальләрдә еш катнаша. Алар Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, казан шәһәрләрендә генә түгел, Татарстаннан читтә дә чыгыш ясыйлар, Эстониядә дә булганнар.

Милли орнаментлар белән чигелгән мордва халык киемнәре чыгышка ямь, милли колорит өсти.

- Репертуарыбызда борынгы һәм заманча җырлар бар. Бу динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга ярдәм итә,- ди ансамбльнең җитәкчесе Татьяна Моисеева. - Безнең гардеробта әбиләрдән калган, ярты гасыр элек тегелгән костюмнар, башка милли киемнәр дә бар.

Ансамбльнең иң өлкән җырчысы Ольга даниловага 69 яшь. Ул әле дә бик теләп чыгыш ясый, мордва халык җырларын яшь буынга да җиткерә алуы белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мордва халык фольклор ансамбле