Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туймәттә яшәүче Кәримовлар - республика шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы җиңүчесе

Рамил һәм Наилә Кәримовлар гаиләсе “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” нәсел шәҗәрәләренең республика фестиваленең Азнакайда үткән зона этабында җиңү яулап кайтты.

Кәримовлар нәселенең чыгыш программасын район мәдәният йортының автоклуб мөдире Әлфия Закирова әзерләгән.

Бу зонада барлыгы тугыз район чыгыш ясады.

-Беренче этапта катнашучылар гаилә ризыкларының презентациясен күрсәтте. Кәримовлар пәрәмәч пешерү буенча мастер-класс та үткәрделәр. Шулай ук нәселләренең ирешкән казанышлары турында сөйләделәр, архив документларын, метрикаларын күрсәттеләр, - ди Әлфия Мөсәед кызы. – Бәйгенең икенче өлеше сәхнәдә үтте. Монда нәсел шәҗәрәләре белән театральләштерелгән тамаша күрсәтеп таныштырдылар.

Кәримовлар 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Хәзер алар район данын фестивальнең Казанда май урталарында үтәчәк финал этабында якларга тиеш.

Әлфия Закирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев