Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәхнәдә ярышабыз

"Туган ягым минем - Чирмешән" халык иҗаты район фестиваленең I һәм II турлары төгәлләнде. 30, 31 мартта гала - концерт булачак, җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк. Смотрда, төрле этапларда, 1000нән артык кеше катнашты, 350гә якын концерт номеры тәкъдим ителде. Үткән атнада, ике көн дәвамында, район үзәгендә урнашкан предприятиеләр, оешмалар үзешчәннәре чыгыш...

"Туган ягым минем - Чирмешән" халык иҗаты район фестиваленең I һәм II турлары төгәлләнде. 30, 31 мартта гала - концерт булачак, җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.


Смотрда, төрле этапларда, 1000нән артык кеше катнашты, 350гә якын концерт номеры тәкъдим ителде.

Үткән атнада, ике көн дәвамында, район үзәгендә урнашкан предприятиеләр, оешмалар үзешчәннәре чыгыш ясады. Тамашачылар 1нче һәм 2нче Чирмешән урта мәктәпләре, Чирмешән лицее, "Каенкай", "Ромашка", "Чишмәкәй", "Ландыш" балалар бакчалары, район үзәк больницасы, район кулланучылар җәмгыяте, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты, балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты коллективларының чыгышларын күрә алдылар.

Ике көн дәвамында да тамаша залында буш урыннар булмады. Билетлар алдан ук сатылып бетте диярлек.

Үзебезнең артистларны карау, тыңлау аеруча рәхәт шул.

Быелгы смотр - конкурска да авыл үзешчәннәре, район оешмалары коллективлары бик җитди әзерләнгәннәр. Чирмешәннең 280 еллыгына багышланган фестивальдә туган як, Чирмешән турында бик күп шигырьләр, җырлар яңгырады.

Сәхнәдә чыгыш ясаучылар да елдан - ел остара баралар. Һәр коллективта диярлек җырга - моңга сәләтле, талантлы кешеләр бар. Ләкин аларны да таба, күрә, оештыра белергә кирәк.

Коллективларны бу бәйгегә әзерләгән район мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә мактап телгә алырга кирәктер. Әйтик, күпчелек оешмага биюләрне сәхнәгә куярга Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхилә Шакирова булышкан. Ул җитәкләгән балалар бию ансамбльләре дә тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерделәр. Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнүче балаларның биюләре дә профессиональ югарылыкта булуы белән аерылып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Туган ягым минем – Чирмешән” халык иҗаты район фестивале