Нурлатта чирмешәнлеләрне бик җылы каршы алдылар
Әле күптән түгел генә Нурлат районы артистлары Чирмешән сәхнәсендә зур концерт программасы тәкъдим иткәннәр иде һәм озак та вакыт үтмәде, чирмешәнлеләр күрше районга барып, үз осталыкларын күрсәттеләр.
Нәкъ Әниләр көне алдыннан үткән чара "Гомер биргән өчен рәхмәт, әни!" дип аталган иде. Чирмешәнлеләр Нурлатка район башлыгы Рамил Айбатов җитәкләгән зур делегация белән – 140 кеше бардык.
Концерт алдыннан тамашачылар мәдәният йорты фойесында район турында оештырылган күргәзмә белән танышты. Биредә район турында кыскача мәгълүмат, районга гына хас әйберләр күрсәтелде, җирле эшмәкәрләрнең продукцияләре тәкъдим ителде.
Чара кунакларын Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкенев, Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, Аксубай районы башлыгы Алмаз Минголов, Челно-Вершинский районы Валерий Князькин сәламләделәр. Район җитәкчеләре районара концертларның инициаторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудинга рәхмәтләрен белдерделәр һәм әниләрне бәйрәм белән котладылар.
-Без нурлатлыларның Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чыгышларын бик яратып карадык. Алар безгә искиткеч җылы, матур хисләр бүләк иттеләр, - диде Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов. – Бу матур гадәт киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз. Безнең концерт әниләргә багышланган. Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән котлыйбыз һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, сабырлык, хатын-кыз бәхете, мәхәббәт, өйләрегез нурлы булуын телибез. Ватаныбызны яклаучы каһарман уллар үстергәннәрегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Концертта үзебезнең район артистлары, төбәкнең үзешчән башкаручылары, биючеләре чыгыш ясады. 500 кешелек тамаша залында бер буш урын калмаган иде, хәтта басып караучылар да шактый күп булды.
-Бик матур концерт булды. Чирмешәнлеләргә бик зур рәхмәт. Минем улым махсус хәрби операциясендә хезмәт итә. Шуңа да артистларның чыгышлары күңелләргә үтеп керде, хисләремне кузгатты, - диде Якты Күл дигән авылдан килгән Зөлфия Хөсәенова.
-Чирмешәнлеләр булдыралар, бик әйбәт концерт алып килгәннәр, - үз фикере белән уртаклашты Нурлат районының хәрби комиссары Сәгыйть Абдуллин да.
Концертка 87 яшьлек Хәлисә Сәйфуллина да кызлары белән килгән.
-Чирмешәндә туганнар бар иде. Чирмешәнлеләрнең килгәнен ишеткәч, аларны күрәсем килде, - ди Халисә апа. – Рәхәтләнеп карап утырдык, хәтта күзләргә яшьләр дә килде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев