Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әмир егетен кат-кат җырлаттылар

Лашман авыл мәдәният йортында узган "Туган як җәүһәрләре" район фестиваленең сайлап алу турында Әмирдән Әкъдәс Гыйниятуллинның җырлавы бер тамашачыны да, мөгаен, битараф калдырмагандыр, аны кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Бу көнне биредә, хуҗалардан тыш, Урманасты Үтәмеш һәм Әмир авыллары үзешчәннәре көч сынашты. Гомумән алганда, концерт начар булмады. Лашман авыл мәдәният йорты үзешчән...

Лашман авыл мәдәният йортында узган "Туган як җәүһәрләре" район фестиваленең сайлап алу турында Әмирдән Әкъдәс Гыйниятуллинның җырлавы бер тамашачыны да, мөгаен, битараф калдырмагандыр, аны кат-кат сәхнәгә чакырдылар.

Бу көнне биредә, хуҗалардан тыш, Урманасты Үтәмеш һәм Әмир авыллары үзешчәннәре көч сынашты. Гомумән алганда, концерт начар булмады.
Лашман авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы әүвәл Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Кирәкми безгә сугыш!" исемле музыкаль композиция тәкъдим итте. Аерым концерт номерлары: җырлар, биюләр дә булды, хор да җырлады.
Әмирдән дә, нигездә, аерым башкаручылар чыгыш ясады. Алар мактауга лаек, кечкенә генә авылдан сигез концерт номеры әзерләп килә алганнар бит.
Урманасты Үтәмеш үзешчәннәре дә бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр. Алар "Аулак өй" күренешен сәхнәләштергәннәр.
Бу зонадан икенче турга җиде концерт номеры сайлап алынды.
-Әккәрәй мәдәният йортында узган концертта Күтәмә, Кармыш, Әккәрәй авыллары үзешчәннәре чыгыш ясады,- ди оештыру комитеты рәисе урынбасары Рәмзия Гайниева. -Аларны мактап кына телгә аласы килә. Концерт бик күңелле үтте, тамашачыларга да бик ошады.
Концерттан фоторәсемнәрне "ФОТОГАЛЕРЕЯ" бүлегеннән карап була. http://www.nashcheremshan.ru/ru/gallery/category/146-i-2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Әмир егетен кат-кат җырлаттылар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смотр башланды