Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният йортында эшләргә теләмиләр

Үзебездә туып - үсеп, мәдәният вузларын, урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар булса да, районның мәдәният учакларында белгечләр җитми. "Әлеге проблема безгә генә түгел, башка районнарга да хас, - ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. -Безнең районда 34 мәдәният йорты исәпләнә, аларда эшләүчеләрнең 43 проценты гына махсус белемгә ия. Бүген районнан...

Үзебездә туып - үсеп, мәдәният вузларын, урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар булса да, районның мәдәният учакларында белгечләр җитми.


"Әлеге проблема безгә генә түгел, башка районнарга да хас, - ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. -Безнең районда 34 мәдәният йорты исәпләнә, аларда эшләүчеләрнең 43 проценты гына махсус белемгә ия. Бүген районнан 11 кеше Казанда мәдәният академиясендә, тагын 18 кеше читтән торып Алабуга мәдәният учили-щесында белем алалар. Әмма соңгы елларда авылларга гына түгел, хәтта район мәдәният йортына да эшкә кайтучы яшь белгечләр булмады. Аның сәбәбе дә бик гади - безнең тармакта хезмәт хакы бик түбән".

2007 елның 27 августында РФ Президенты кабул иткән карар нигезендә, 25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне буларак билгеләнә. Алар моңа лаек та. Нәкъ мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм саен диярлек безгә күтәренке кәеф, шатлык - куанычлар бүләк итәләр. Аларга халыкның ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру, кешеләрне сәнгатькә якынайту кебек бурычлар куела.

Әйтик, күптән түгел генә районда узган халык иҗаты фестивален алыйк. Әлеге чара мәдәният хезмәткәрләреннән башка була да алмас иде. Күпме кешене, төрле һөнәр ияләрен оештырып, сәхнәгә чыгардылар алар.

Мәдәният хезмәткәре бик күп сыйфатларны берләштерергә бурычлы. Ул педагог та, психолог та, оештыручы да, җырчы да, биюче дә булырга тиеш, кыскасы, аерым бер сәләт таләп иткән бу эшне теләсә кем булдыра алмыйдыр. Эштәге уңышлар, билгеле, хезмәт шартларына нык бәйле.

Соңгы берничә елда районның кайбер мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелде. Иске Кади, Туймәт, Кара Чишмә, Бәркәтә, Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Иске Үтәмеш, Ивашкино, Лашман һәм район мәдәният йортлары яңа төс алды. Әмир, Шешминка, Югары Чегодай, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән мәдәният учреждениеләре өлешчә ремонтланды. Лагеркада һәм Чумачкада яңа клублар төзелде. Озакламый Иске Элмәледә дә яңа мәдәният йорты ачылачак. Девичья Полянада 100 урынга исәпләнгән клуб төзи башлаячаклар. Аннан соң Якты Тауда һәм Казанкада да клублар төзү планлаштырыла.

Дөрес, Илһам Бари улы сүзләре буенча, мәдәният учреждениеләрен җиһазландыру белән проблемалар бар. Музыка уен кораллары җитешми, утыргычлар искергән. Шулай да, беренче чиратта, белемле кадрлар кирәк. Мәсәлән, район мәдәният йортында бүген үк хореограф һәм музыкантка эш бар.

"Мин бу өлкәдә 31 ел эшлим. Мәдәният хезмәткәре һөнәре авыр, әмма ул кызыклы һәм мавыктыргыч, - ди район мәдәният йортының халык театры режиссеры Раушания Шакирова. - Кызганыч, яшьләр бу эшкә тартылмый. Безгә алмаш юк, чөнки хезмәт хакы канәгатьләнерлек түгел".

Ләкин, хезмәтләре тиешенчә бәяләнмәсә дә, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре арасында эшләренә ихлас күңелдән бирелгән, инициативалы, шат күңелле, оптимист кешеләр күп. Иске Элмәледән Вера Захарова, Утыз Имәннән Мингәрәй Әминов, Бәркәтәдән Әлфия Сөләйманова, Туймәттән Ралия Бәдретдинова, район мәдәният йортында хезмәт куючы Рәхилә Ша-кирова, Агриппина Селиванова, Раушания Шакирова һәм башкаларны район мәдәният бүлеге начальнигы мактап телгә алды.

Мөгаен, Иске Элмәле авыл мәдәният йортын аерым атау урынлы булыр. Биредә инде ничә ел дәвамында мәдәният йорты бинасы булмаса да, авылда мәдәни тормыш гөрләп тора. Быелгы смотрда да әлеге авыл үзешчәннәренең чыгышы югары бәя алды. Бу - мәдәният йорты директоры Вера Захарованың тырышлыгы нәтиҗәсе.

"Иң мөһиме - үз эшеңне ярату, - ди инде 30 елга якын мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы Вера Николаевна. - Безнең авылда беркайчан да үзешчәннәрне сәхнәгә җәлеп итү буенча проблема булмады. Халык бик актив.

Клуб булмаса да, авылда төрле чаралар оештырып торабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният хезмәткәре һөнәре авыр

2
X