Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кызыл Ярга артистлар килде

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Авыл кичләре” проекты кысаларындагы быелгы тәүге чыгышларын Кызыл Яр авылы халкына тәкъдим иттеләр.

Үзешчәннәр инде өченче ел шулай кечкенә торак пунктлар халкын сөендерәләр. Район үзәге һәм Югары Кәминкә авыл мәдәният йортлары артистлары олы яшьтәге кызылярлыларга урамда ук бик матур концерт күрсәттеләр. Мәгънәле шигырьләр, матур җырлар белән үрелеп барган чыгышны авыл халкы бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. Авылыбызда матур кичә оештырган үзешчәннәребезгә бик зур рәхмәт.

Әминә Гатина балалары, оныклары.

Кызыл Яр авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев