Югары Кәминкәгә “Ике аккош” килде
Югары Кәминкә һәм Керкәле авылы артистлары авылдашларын яңа спектакль белән сөендерде.
Өлкәннәр көне уңаеннан Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтшинның “Ике аккош” дүрт пәрдәле драма әсәрен сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Аның режиссеры – мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резеда Сафина.
Авыл үзешчәннәре Ралия Таҗиева, Рәйханә Билалова, Римма Мөхәммәтҗанова, Хәтимә Билалова, Гөлгенә Әлмиева, Резеда Сафина уйнаган спектакльне халык яратып кабул иткән. Хәзер “Ике аккош”ны тирә-як авыллар үзләрендә көтә икән.
Гөлгенә Әлмиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев