Иске Үтәмештән “Хыял” ансамбле Кырымда танылды
Иске Үтәмеш авылының “Хыял” коллективы Кырымда узган “Алтын Мәйдан – Кырым” халыкара фольклор фестиваль- конкурсында катнашып, берничә номинациядә призлы урыннар яулап кайтканнар.
-Безнең коллектив биш ел элек оешты, - ди Иске Үтәмеш мәдәният йорты директоры Резеда Галиева. - Төрле өлкәләрдә эшләүче авылдашларыбызны җыр-моңга мәхәббәт берләштерде. Без авылда һәм районда узучы чараларда актив катнашабыз, республика бәйгеләрендә дә үзебезне сынап карадык. Узган елны Казанда “Этномириада” халыкара фестиваль-бәйгедә өченче урын алдык һәм безне Кырымга да чакырдылар. Август азагында булган, ун көн дәвамында барган әлеге чарада концертлар, мастер-класслар, дискотекалар, хәтта Сабан туе да булды. Фестивальдә 40 төбәктән 101 коллектив катнашты. Безнең ансамбль берничә номинациядә чыгыш ясады. “Вокал” һәм “Фольклор” номинацияләрендә – беренче, “Уен кораллары сәнгате” номинациясендә – икенче һәм “Хореография” номинациясендә өченче урынга лаек булдык.
Архив фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев