Якташыбыз иҗаты белән танышыгыз
Автор Рушания Әхмәдуллина
Беркөн мендәремә башым куеп,
Әллә черем итеп алдыммы...
Күзем ачсам, улым янәшәмдә,
Чәчтән сыйпый: "Әнием, арыдыңмы?"
Әллә шушы сүздән күңел тулды,
Белмим җылысыннан кулының...
Минем өчен борчылганын күреп,
Җилкәсеннән сөйдем улымның.
Бары бер сүз, игътибары гына
Юып алды бөтен арыганны.
Сикереп торып янә эшкә чаптым,
Очам! Сизмим атлап барганны!
Хәтерләмим... әни, без яшь чакта
Хәл алырга ятып алдыңмы?
Ник әйтмәдем икән шул чагында
"Әллә, әни, бик нык арыдыңмы?"
Әни өчен күп кирәкми икән,
Бер җылы сүз бары, шул җитә!
Әйтеп калу кирәк вакытында,
Гомер берәү, ул да тиз үтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев