Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чирмешәннең “Умырзая” коллективы 30 елдан күбрәк район мәдәниятен үстерүгә өлеш кертә

“Умырзая” ансамбле... Яшьләр белеп бетермәсә дә, өлкәннәргә әлеге коллектив бик яхшы таныш. 1994 нче елның язында район мәдәният йорты хезмәткәрләре менә шундый матур исемле ансамбль оештырып җибәрәләр.

31 ел элек барлыкка килгән “Умырзая” татар халык фольклор ансамбленең иҗат юлы хакында без аның җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхилә Шакирова белән сөйләштек.

-Рәхилә апа, ник «Умырзая»?

-Безнең коллектив язын оешты. Ә умырзая яз килүе хакында беренчеләрдән булып хәбәр итә. Ул кояшка тартылган сыман, без дә милли йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә тартылабыз, онытыла барган борынгы мәдәни мирасыбызны, халык җыр-биюләрне яшь буынга тапшырырга тырышабыз.

-Беренче башкарган җырыгызны хәтерлисезме?

-Әүвәл без вокаль ансамбль идек. 2010 нчы елда тәүге тапкыр “Түгәрәк уен” фестиваленә бардык. Әле ул вакытта фольклорның нәрсә икәнлеген дә юньләп белми идек. Шунда без “Пәҗи талку” йоласын күрсәттек һәм Казаннан беренче урын алып кайттык. Ул вакытта әле киемнәрнең дә рәте юк. Иске-москы кием белән чыгыш ясадык. Хәзер, искә төшкән саен, көләсе генә килә. Шуннан соң фольклор юнәлешендә җитди эшли башладык, репертуарыбызга гел җырлы-биюле номерлар кертергә тырышабыз. Халык моңы, халык көе, халык җыры - ул бит күңелне күтәрүче дә, кәефне яхшыртучы да. Ул вакытта без номерларны район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфирә Локманова белән икәү эшли идек, аның белән байтак матур күренешләр, йолалар сәхнәләштердек. Әйтик, “Бал аерту”, “Миннек бәйләү”, “Сепарат аерту”, “Чабата үрү”, һәрберсе кечкенә генә бер спектакль кебек. Гөлфирә режиссер буларак аларның мәгънәсен бик оста ачып бирә иде. Ансамбльнең иҗади үсешендә аның өлеше бик зур. Шул чактагы уңышларыбыз аның белән уртак.

 Ул елларда “Түгәрәк уен” фестивале бик популяр иде, төрле тәбәкләрдән дә катнашучылар да күп булды. Соңгы елларда ул фестивальне “Уйнагыз, гармуннар!” белән бергә үткәрә башладылар.

-Коллективка тукталыйк әле. 30 елда ул нык үзгәрдеме? Хәзер дә беренче составтан йөрүчеләр бармы?

-Бүген ансамбль төрле яшьтәге, төрле оешмаларда хезмәт куючы, җыр-моң сөюче 13 кешене берләштерә. Билгеле инде, 30 ел байтак гомер, кемдер килә, кемдер китә. Беренче составтан, миннән кала, Лашманнан Сания Гыйлманова бар. Ансамбльдә ул беренче көннән үк диярлек. Бик сәләтле: җырлый да, бии дә. Гомумән, безнең кызлар һәм егетләр һәрберсе талант иясе. Гөлфия Сәхәбиева, Тәнзилә Овсянникова, Алсу Хәйруллина инде 20 ел чамасы ансамбль составында чыгыш ясыйлар. Иң олы җырчыбызга - Камилә апа Җәлаловага 72 яшь. Искиткеч кеше. Аның хәтере бик яхшы, ул сүзләрне тиз отып кала. Без, яшьрәк булсак та, җырның сүзләрен авыр өйрәнәбез. “Ярый әле Камилә апа бар”, - дибез репетицияләрдә. Соңрак безгә Җәмилә Шәйхетдинова, Гүзәл Шакирова, Лилия Селезнева, Хәнүзә Вафина, Рәмия Даутова, Резеда Аюпова, Лилия Мортазина, Рушания Шакирова кушылдылар.

Ветераннарыбыз турында да әйтеп узасым килә, озак еллар “Умырзая”да Фәридә Гафиятуллина, Гөлүзә Фәтыйхова, Әлфирә Кашапова, Фәния Минголова, Розалия Бакеева, Хәҗәр Зариповалар чыгыш ясадылар. Лашманнан Наҗия апа Талипованы да атамыйча мөмкин түгел, ул пенсия яшендә булса да, бик шатланып, бик теләп йөреде. Элеккеге җырларны бик матур җырлый иде. Кызганыч, ул арабыздан китте. Рәхмәт яусын аларга. Вакытларын кызганмый, эшләрен, гаиләләрен калдырып, репетициягә дә йөрделәр, еракларга бәйгеләргә, фестивальләргә дә барырга мөмкинлек таптылар. Алардан тыш, төрле елларда безгә тагын килүчеләр булды. Нишлисең инде, бу бит тормыш, һәр кешенең үз язмышы. Шулай да, форсаттан файдаланып, исемнәрен атамасам да, аларга да рәхмәт.

-Рәхилә апа, без кызларны гына искә алдык, ансамбльдә егетләр дә бар иде бит.

- Сүзне баянчыларыбыздан башлыйсым килә. Аларның эше күренмичәрәк, күпчелек пәрдә артында кала, ләкин оста, талантлы музыкант ансамбль башкарган җырларны тагын да моңлырак, көйлерәк итә. Ул бит үзе алып бара. Безнең беренче баянчыбыз,  бик талантлы музыкант, Югары Чегодайдан Рәүф Җиһаншин иде. Аннан соң безнең белән Түбән Кәминкә егете, шулай ук баянда оста уйнаучы Илһам Мортазин эшләде. Безгә кирәк булгач, ул гармунда да уйнарга өйрәнде. Алар да үз фикерләрен әйтеп: “Болай булмый инде бу”, - дип, киңәшләрен бирәләр иде. Яктан яхшырак күренә бит ул. Бүген инде безнең аккомпаниатор, яшь булуына карамастан, бик сәләтле баянчы Зариф Закиров, рәхмәт аңа, ул безгә зур ярдәм күрсәтә, әмма әлегә ул студент, Казанда укый. Ә менә районда безнең белән эшләргә баянчы калмады. Бу безнең иң зур проблема, чөнки фольклор коллектив баянчысыз чыгыш ясый алмый.

-Сезнең иҗатыгызны күзәтеп баручыларга әлеге якташларыбызның исемнәре бик яхшы таныш. Баянчылардан кала, сезнең белән сәхнәгә чыгучы башка ир-егетләребез дә бар.

-Әйе, алар турында да әйтми мөмкин түгел. Илдар Биһтаһиров, Җәмил Нурмөхәммәтов, Илгизәр Минабетдинов, Фәрһад Нуретдинов, Җәлил Мортазин, Марат Галиев, Әхтәм Мусин, Салават Закиров, Илдар Галимов... төрле елларда үз чыгышлары белән безнең концерт номерларыбызны бизәдәләр, ирешкән уңышларыбызга өлешләрен керттеләр.

-Уңышлар дигәннән, алар сезнең аз түгел. 30 ел дәвамында коллективның инде санап бетермәслек Дипломнары, грамоталары җыелгандыр? Шулар арасында иң-иңнәре кайсылары?

-“Умырзая” ансамбле районкүләм, республика, хәтта Бөтенроссия бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаша. Коллектив һәрвакыт призлы урыннарга ия булды. 2018 нче елда "Этномириада" Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивалендә сиксәнгә якын ансамбль арасында Гран-при иясе булдык, “Кичке уен” күренешен тәкъдим иттек. 2019 нчы елда әлеге фестивальдән беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләндек. 

Йошкар-Олада “Гасырлар авазы” Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль - бәйгесеннән - беренче дәрәҗә Диплом иясе, Саратовта узган “Идел буе йортында” милли мәдәният этнофестиваленнән - өченче урын иясе, Чувашстанда узган "Урмай - Зәлидә" төрки дөньясы традицион мәдәнияте халыкара фестиваленнән ансамбль икенче дәрәҗә Диплом белән кайттык.

“Уйнагыз, гармуннар!”, “Түгәрәк уен” фестивальләреннән, төрле төбәкләрдә узган Сабан туйларыннан читтә калмыйбыз, үз осталыкларын күрсәтәбез, район данын яклыйбыз.

2016 нчы елда Россия күләмендә оештырыла торган "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале Кырымда, Бахчасарай районында узган иде. Анда да катнаштык. Тагын әллә кайларга бардык, хәзер барысын да хәтерләмим.

Әле күптән түгел генә Республика көне уңаеннан Казанда узган “Уйнагыз, гармуннар!”, “Түгәрәк уен”, “Казан сөлгесе”  фестивалләрендә дә катнаштык. Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленә без республикадан чакыру алган бердән-бер коллектив идек. Рәхмәт яусын район җитәкчеләренә, мәдәният бүлегенә: кайларга барсак та, безнең беркайчан да транспорт белән проблема буллмады.

-Рәхилә апа, һәрбер уңышлы чыгыш ‒ ул зур тырышлык, хезмәт, көч куелган күмәк эш нәтиҗәсе. Бераз “Умырзая”ның “кухнясына” да кереп чыгыйк әле. Пәрдә артында ниләр бар?

-Дөресен әйтергә кирәк, төрле чак була, без бит иҗат кешеләре. Шулай да коллективыбыз бик әйбәт, дус, тату, бер-беребезне хөрмәт итеп, әйткән сүзгә колак салып эшлибез. Бер гаилә кебек. Бәйрәмнәрдә дә бергә җыелышабыз, туган көннәрне үткәрәбез. Бер уйласаң, бик кызык яшибез.

-Сез сәхнәгә чыккан саен, сәхнә киемнәрегезгә игътибар итәм. Бик матур күлмәкләр киеп чыгыш ясыйсыз, ләкин күптәннән яңартканыгыз юк бугай?

-Аңа үзебез дә борчыла башладык. Күлмәкләребез күптәнге шул. Сер түгел, артситларыбыз да гел беркилеш тормый, ничәмә ел элек теккән күлмәкләр кечерәйделәр. Матур аяк киемнәребез дә юк. Каядыр баргач, башка коллективларның киемнәрен күрәбез дә, кызганыч, алар белән чагыштырганда, без оттырабыз. Иң яңа күлмәкләребезгә дә 10 ел булды. Аларны район ярдәме белән яңартып булмасмы дип, бик өметләнәбез.

-“Без бер гаилә кебек”, дидегез. Күренеп торып, сезнең өчен бу коллектив бик якын.

-Әйе, шулай. Кызларны да, эшемне дә бик яратам. Лашман урта мәктәбен тәмамлагач, Алабугага мәдәни-агарту училищесының хореография бүлегендә укыдым. 1980 нче елда туган авылыма эшкә кайттым. Ул вакытта авылда тормыш кайнады, яшьләр күп, актив, бик күңелле иде. 1993нче елны эшкә район мәдәният йортына күчтем. 1994 тә “Умырзая” ансамбле оешты. Хезмәт юлым ансамбль иҗаты белән үрелеп барды. Мин тормышымны ул кызлардан башка күз алдымада китерә алмыйм.

-Танылган җырчыларның, коллективларның үз фанатлары була. Ә сезнең фанатлар бармы?  Гомумән, сезнең тамашачы ул нинди? Чыгышларыгызны халык ничек кабул итә?

-Безгә төрле төбәкләрдә чыгыш ясарга туры килә. Кая гына барсак та, тамашачы ансамбль чыгышын җылы кабул итә. Якташлар килеп исәнләшәләр, хәлләр сорашалар. Бер дә таныш булмаган кешеләр дә безнең белән фотога төшәләр.  “Сезне генә карарга киләбез”, - диючеләр дә күп булды.

-Ансамбль җитәкчесе буларак, сезнең нинди хыялыгыз бар?

-Яшьләр ансамбле оештырырга. Кайбер районнарда балалар фольклор ансамбльләре дә уңышлы эшлиләр. Районыбызда талантлы яшьләр күп. Менә шуларны берләштереп, берәр фольклор коллектив булдырасы иде. Бәлки бу яшь белгечләргә тәкъдим кебек тә яңгырар. Шуны да әйтәсем килә, 2010 нчы елны районда без бердәнбер фольклор коллектив идек, ә бүген күп кенә авылларда да шундлый колективлар эшләп килә, алар матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәләр. Менә шул юнәлештә эш дәвам итик, коллективларга яшьләрне, балаларны җәлеп итик.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев