Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең балалар сәнгать мәктәбе 55 еллык юбилеен үткәрде

Әлеге мәктәп 1969 елның 1 октябрендә тәүге тапкыр үз ишекләрен ачкан.

Үткән шимбә көнне сәнгать мәктәбендә аеруча җанлы булды. Матур күлмәкле биюче кызлар бәйрәмгә килгән кунакларны коридордан ук алкышлап каршы алдылар.

Юбилей тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнаштылар.

- Биредә искиткеч педагоглар эшли, талантлы балалар укый. Без мәктәп белән бергә чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурланабыз, аларның күбесе профильле уку йортларына укырга керәләр, - диде Рамил Тәлгать улы. - Мәктәп коллективын бу истәлекле дата белән котлыйм. Киләчәктә мәктәпнең чәчәк атуын, үсүен, укытучыларга сәламәтлек, иҗади илһам, укучыларга уку теләге, уңышлар һәм сәнгатькә мәхәббәтне саклауларын телим.

Район җитәкчесе мәктәпкә юбилей уңаеннан саллы гына бүләк тә тапшырды – 500 мең сумлык сертификат.

Тарих битләренә күз салсак, мәктәп оешканда ул 25 урынга исәпләнгән булган. Анда балалар фортепиано һәм баян бүлекләрендә белем алган. 1994 елда – сәнгать, 1996да – хореография бүлекләре ачыла.

2005 елда мәктәпнең яңа, ике катлы бинасы ачыла. 2021 елда ул капиталь ремонтлана. Хәзер биредә музыкаль, хореография, декоратив-гамәли, сәнгать, фольклор, театраль һәм эстетик үсеш юнәлешләре буенча 10 бүлек эшли. 400дән күбрәк балага 25 укытучы белем бирә, күбесе югары белемле, араларында бишесе - “Атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исем ияләре.

Мәктәп коллективы белән озак еллар Рәмзия Ганиева, Наталья Иляева җитәкләде. Хәзер директор Елена Хитарян. Елена Мартиновна 1995 елдан бирле мәктәптә концертмейстер булып эшли башлый. Соңгы ике елда – җитәкче вазифасында.

- Укытучыларыбыз тәҗрибәле, иҗади шәхесләр, рәхәтләнеп эшлиләр, сәләтле балалар әзерлиләр, алар Халыкара, Бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар, - ди җитәкче.

Бәйрәм барышында мәктәп коллективы исеменә бик күп җылы сүзләр, котлаулар яңгырады. Укытучыларга бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Балалар сәнгать мәктәбендә укучы балалар һәм чыгарылыш укучылары, укытучылар сәхнәдән җырлар, биюләр, музыка әсәрләре башкардылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев