Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә татар мәдәнияте көнендә токмач кисәргә өйрәттеләр

Токмач камырына бер кашык кайнар су салсаң, ул ансатрак җәелә икән. Моны мин Югары Кәминкәдә яшәүче Рабига Фәттаховадан белдем. Ул әле аны шунда ук бик оста итеп кисеп тә күрсәтте.

Район мәдәният йортында узган татар мәдәнияте көнендә Туймәттән Ралия Бәдретдинова балан бәлешенең, ә Бәркәтәдән Фәния Кашапова кош теле пешерү рецептларын сөйләп бирделәр.

Әйтерсең, районыбызның барлык татарлары кич утырырга җыелганнар. Мәдәният йортының йолалар залында кемдер бәйли, башкасы чигә,  бер почмакта каз каурыйларыннан май канаты ясыйлар, икенчесендә түбәтәй тегәләр. Төрле авыллардан килгән якташлар менә шулай осталыклары белән уртаклаштылар, мастер-класслар үткәрделәр. Баян көенә "подгорный" да биеп алдылар.  

Якташларыбыз арасында ураза тотучылар да күп икән. Авыз ачу вакыты җиткәч, бер өстәл янына җыелышып, тиешле догаларны укып, авыз ачтылар, чәй эчтеләр.

- Көтмәгәндә, бик күңелле булды әле бу, менә шулай бергә, хезмәттәшләр белән авыз ачу, - ди Бәркәтә авылы китапханәчесе Әлфия Сөләйманова. – Гомумән, кичә бик күңелле уза. Рәхәтләнеп аралашабыз, бер-беребездән өйрәнәбез, серләр белән уртаклашабыз.

Чынлап та, бәйрәмне матур оештырганнар, мәдәният хезмәткәрләре бик тырышканнар, җитди итеп әзерләнгәннәр. Күпме көч түккәннәр. Үзләре дә канәгать кебек. Ләкин, ни дисәң дә, тамашачылар аз иде. Һаман да шул мәдәният хезмәткәрләре, Чирмешән лицееннан берничә укытучы күренде, әниләре ияртеп килгән берничә бала аптырап йөрде.

Кичәнең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Район мәдәният йорты каршында оешкан  “Умырзая” һәм Иске Үтәмештән “Хыял”  ансамбльләрен республикакүләм бәйгеләрендә Дипломнар белән юкка гына бүләкләмәгәннәр шул. Әнә бит ничек чыгыш ясыйлар, табанлы чабаталар белән ничек тибәләр!  Тамашачылар барысы да телефоннарга ябышты. Юк-барны төшерәсе килми, ә менә мондыйны!

Әмирдән “Тансык”, Утыз Имәннән “Наз” ансамбльләре, аерым җыр башкаручылар: Айнур Галләмов, Тәския Кәримова, Нияз Суфиянов, Зилия Минханова, Динара Хамитова, Рузаль Мусин, Рәзил Мәгъсүмов, “Бәхетле балачак” һәм “Планета красок”, бию коллективлары барысы да бәйрәмгә ямь өстәделәр. Аеруча Яна Разукованы билгеләп үтәсе килә, әлеге рус кызы бик матур итеп татар телендә җырладылар.

Татар мәдәнияты көненнән районда “Дуслык күпере” дигән милли мәдәниятләр көннәре башланып китте. Ул бер ай дәвам итә. Бу атнада якташларыбыз Кармышта  - татар милли уеннары, Туймәттә – милли ашамлыклар, Иске Кадида - гореф-гадәтләр, Бәркәтәдә милли киемнәр, җыр-биюләр белән танышачаклар.

6 апрельдә эстафетаны чуваш телле якташларыбыз кабул итеп алачак, 13 апрельдән – мордва һәм 20 апрельдән рус мәдәнияте атналыклары узарга тиеш.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев