Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Суган басуы” фестивале үтәчәк

Әлеге чара Татарстан Республикасында 2024 елда үтәчәк фестивальләр картасына да кертелгән. Аны август аенда, суган уңышы өлгергән вакытта үткәрергә ниятлиләр.

-Фестивальгә ныклап әзерләнәбез. Программасы бик бай булачак, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева.

Узган, 2023 елда район мәдәният бүлеге  хезмәткәрләре республика, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге дистәләгән бәйгеләрдә катнашканнар.

“Татарстанның мәдәни башкаласы” смотр-конкурсы кысаларында Казан шәһәренең “Әкият” курчак театры бинасында Чирмешән муниципаль районының мәдәният көне узды. Районда “Гасырлар мирасы” Беренче Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале оештырылды. Саный китсәң, үткәрелгән мондый чаралар тагын бик күп.

-“Мәдәният” илкүләм проекты ярдәмендә мемориаль үзәкнең матди-техник базасы 1 миллион 234 мең 600 сумлык җиһазлар белән баетылды, бер кеше квалификация күтәрү курсларын үтте, - ди Наталья Васильевна. – Быел да бу өлкәдә эш дәвам итәчәк. “Мәдәният” илкүләм проекты буенча “Кинозалны цифрлаштыру” программасына керергә ниятлибез.

Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта да сүз 2024 елда “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру турында барды. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, быел әлеге проект эшләвенең алтынчы – соңгы елы. Шуңа да планлаганннарны эшләп калырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев